Зәй офыклары

Югарымәлемлеләр яңа иҗат сезонын ачты

Бәйрәм авыл хатын-кызлары көне уңаеннан оештырылып, авылның ир-егетләре аларга сюрприз ясады.

Югары Мәлем авыл мәдәният йортында  яңа иҗат сезонын ачып җибәрдек. Ул традиция буенча Халыкара авыл хатын-кызлары көненә багышланып, "Галиҗәнап авыл хатыны" дип аталды.

Былтыр темабыз яулык булса, быелгысы кабак булды. Авылыбыз хуҗабикәләре кабактан ризыклар әзерләү турында сөйләштеләр, фельдшер Раилә Талипова кабакның организмга файдасы турында бай мәгълүмат бирде, кабак белән бәйле уеннар да кызык килеп чыкты.

 Хатын-кызларыбыз чын күңелдән ял итте бу көнне. Өй эшенә  "Каенанам истәлеге" дигән бирем бирелгән иде. Хатын-кызларыбыз каенаналарының истәлекле хатирәләре белән уртаклашты. Авыл җирлеге башлыгы Линар Сибгатуллин җитәкчелегендә ир-егетлнең  бәйрәм котлавы хатын-кызларга сюрприз булды. Алар башкарган күңелле җыр, бүләк иткән матур шарлар бәйләме бәйрәмгә тагын да ямь өстәде.

Миләүшә Хәйруллина

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: