Зәй офыклары

Юл аша чыгу урыннары яңартыла

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы күп кенә факторларга бәйле. Әлбәттә, аларның һәрберсе мөһим.

Шәһәр урам юлларында  40ка якын юл аша чыгу урыннары (“зебралар”) бар. Бу көннәрдә аларны яңарту башланды. Узган елдан  башлап аларның күп өлеше термопластикадан эшләнә.
 “Зебраларны” яңарту белән Казан предприятиесе шөгыльләнә. Термопластикадан эшләнгәннәре караңгы вакытта янып тора дисәк тә, дөрес булыр. "Билгеләнү өлеше" (разметка) яктырсын өчен, микропыяла кыйпылчыклар кулланыла. Аларны термопластика өстенә сибәләр. Шуңа да машина белән үтеп йөрү  5-10 минуттан соң гына рөхсәт ителә, чөнки ул көпчәккә ябышырга мөмкин.
- Яңгыр яуганда һәм җил вакытында эшләргә ярамый. Шартлар күп, әмма аларны үтәгәндә генә тиешле нәтиҗә булачак, - диләр эшчеләр.
Термопластикадан ясалган линияләрнең эш вакыты - бер ел. Буялган полосалар барлыгы 3 ай тора. Хәер, юллардагы билгеләрнең таушалуы нигездә машиналарның йөрү санына да нык бәйле.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: