Зәй офыклары

Юл хәрәкәте иминлеге: 2019 ел нәтиҗәләре нинди?

2019 ел нәтиҗәләре буенча, республика юлларында барлыгы 367 кеше һәлак булган.

Районыбызга килгәндә, узган ел шәһәр-район юлларында 816 юл-транспорт һәлакәте теркәлеп, аларда 7 кеше һәлак булган, 61 кеше төрле дәрәҗә тән җәрәхәтләре алган. 2018 ел белән чагыштырганда, аварияләр һәм аларда зыян күрүчеләр  саны арткан (10 очракка),  һәлак булучылар шул ук дәрәҗәдә.Аларның күбесе - җәяүлеләр. Югыйсә, юл һәлакәтләрен кисәтү өлкәсендә җитди эш алып барыла. Ни өчен юлларда зыян күрүчеләр  саны кимеми соң? Кешеләрнең битарафлыгымы бу, әллә юлларда саксызлык кагыйдәләре тиешенчә үтәлмиме?
Бүген хакимияттә зур залында  узган ел  юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча район башкарма комитеты каршында эшләүче  комиссиянең чираттагы утырышында әлеге  проблеманы хәл итү хакында сөйләштеләр. Утырышта комиссиянең, шул исәптән юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү субъектларының узган ел башкарылган эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды, ел дәвамында эшләнгән эшләр анализланды, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү бенча бурычлар билгеләнде.
Утырышны  район башлыгы Разиф Кәримов алып барды.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: