“Юл хәрәкәте иминлеге” учреждениесе белгечләре яшь спортчыларга юл йөрү өлешендә үз-үзеңне хәвефсез тоту буенча кагыйдәләрне искә төшерделәр.
Олимпия чемпионы Федор Симашев исемендәге спорт мәктәбенең яшь спортчылары өчен “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ җитәкчесе Вадим Иванов юл йөрү өлешендә үз-үзеңне хәвефсез тоту буенча инструктаж үткәрде. Белгечләр шулай ук балаларга яктылык кайтаручы элементларны куллану кирәклеге һәм кышкы юлның үзенчәлекләре турында искәрттеләр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз