Зәй офыклары

Юл хәрәкәте иминлеге – игътибар үзәгендә

Бүген район башкарма комитеты җитәкчесе, юл куркынычсызлыгы буенча район комиссиясе рәисе Илнар Хафизов, ЮХИДИ бүлеге башлыгы, полиция майоры Рамил Гарифуллин, идарә- оешма җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары һәм балалар бакчалары мөдирләре катнашында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды.

Утырышта быелның  ун ае нәтиҗәләре буенча Зәй районы юлларындагы  хәлләр һәм юл һәлакәтләре, кышкы чорда юлларны карап тоту буенча эшләрне оештыру, транспорт чаралары белән идарә итүчә машина йөртүчеләрне контрольдә тоту, шәһәрара, район, шәһәр эче һәм мәктәп маршрутлары пассажирлар йөртүне оештыру,  йөртүчеләрне транспорт чаралары белән идарә итүене контрольдә тоту мәсьәләләр каралды. Белем бирү учреждениеләре арасында «Куркынычсыз тәгәрмәч-2020”  яшь юл инспекторларының республика конкурсының зона этабы нәтиҗәләре, мәктәп-бакчаларда һәм авыл җирлекләрендә  юл хәрәкәте иминлеге буенча эшләрне оештыру, иминлекне тәэмин итү турындагы сүз барды.

Юл хәрәкәте иминлеге буенча районда барлык тармакларның бердәм эшләве нәтиҗәсендә генә уңай нәтиҗәләргә ирешеп була. Юл йөрү кагыйдәләрен балалар бакчасыннан ук сеңдерергә кирәк. Мәктәпкәчә, мәктәп яшендәге балалар һәм ата-аналар белән кисәтү эше даими контрольдә булырга тиеш.

- Юл торышы  өчен җаваплы оешма, авыл җирлекләре җитәкчеләре өчен иң беренче бурычларның берсе - автомобиль юлларын карап тотуны контрольдә тоту. Сыйфатлы һәм чиста юллар - ул иминлек һәм уңайлылык нигезе, - диде Илнар Фанилевич. Ул шулай ук кышкы чорда юлларны кардан чистартуга тулы әзерлектә булырга чакырды. Балаларны кече яшьтән юл кагыйдәләренә өйрәтү өчен төрле дәрәҗә бәйгеләрдә мәктәпләрне актив катнашырга өндәде. Моннан тыш, республикакүләм 'Автосессич" бәйгесенда икенче урын алган политехник колледж студентын әзерләгән өчен уку йорты директоры Сергей Максимовка рәхмәт белдерде.

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: