Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе утырышы

Бүген Зәй муниципаль районында район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев, район  ЮХИДИ бүлеге башлыгы Рамил Гарифуллин, авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары һәм балалар бакчалары мөдирләре, оешма җитәкчеләре катнашында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды.

Утырышта Зәй муниципаль районында юллардагы хәлләр һәм аварияләр , автобусларда балаларны йөртү, белем бирү учреждениеләрендә юл хәрәкәте иминлеге буенча эшләрне оештыру, авыл җирлекләрендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгын профилактикалау һәм башка мәсьәләләр каралды.

Зәй районы буенча ЮХИДИ бүлеге белән ашыгыч ярдәм хезмәтенең  үзара хезмәттәшлеге, зыян күрүчеләр белән юл-транспорт һәлакәтләренең санын һәм юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә һәлак булучылар санын киметүче профилактик характердагы чаралар комплексын гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирәчәк. 

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе утырышы турында тулырак "Зәй офыклары" газетасының киләсе санында укырсыз.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев