Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар турындагы карарларны электрон рәвештә алырга мөмкин

Хезмәтне рәсмиләштерүне интернетка чыгу мөмкинлеге булган теләсә кайсы җайланмада эшләргә була.

Татарстан Республикасы территориясендә фото һәм видеофиксация комплекслары тарафыннан теркәлгән хокук бозулар һәм 50 процент ташлама белән ташламалы чорда штраф түләү мөмкинлегеннән файдалану турында тулырак мәгълүмат алу өчен транспорт чаралары милекчеләре Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында https://uslugi.tatarstan.ru/  электрон карарлар алу хезмәте күрсәтүгә кул куя алалар.

Әлеге хезмәтне рәсмиләштерүне интернетка чыгу мөмкинлеге булган теләсә кайсы җайланмада эшләргә була, ә процедура үзе 2 минуттан да артмый.

Язылуны рәсмиләштерү өчен Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталына керергә кирәк. «ЮХИДИ хезмәтләре», «Электрон карарларга язылу» бүлекләренә күчәргә кирәк. Шәхси кабинет аша бердәм идентификацияләү һәм аутентификацияләү системасына керергә, гариза формасын тутырырга һәм подписка рәсмиләштерергә кирәк.

Авторизациягә турыдан-туры күчү өчен QR-код кулланырга мөмкин:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев