Зәй офыклары

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы: 4 ай нәтиҗәләре

Районда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды.

Әлбәттә, ул, коронавирус пандемиясе белән бәйле  вәзгыятне  исәпкә алып, тиешле таләпләр нигезендә уздырылды. Утырыш район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов рәислегендә үтте.
 2020 елның 4 аенда район юлларындагы хәлләр һәм аварияләр турында район ЮХИДИ бүлеге башлыгы Рамил Гарифуллин сөйләде. Район территориясендә 4 айда  206 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 1 кеше һәлак булган һәм 18 кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган.
 - Шәһәрдә 4 айда 10 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, аларда 1 кеше һәлак булды һәм 12 кеше тән җәрәхәтләре алды. Шулай ук исерек хәлдә транспорт чаралары белән идарә итүчеләр гаебе белән килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләренең  дә артуы күзәтелә. Ел башыннан  җәяүлеләрне бәрдерүнең 2 очрагы теркәлде. Районда өлкәннәр гаебе белән 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 2 юл-транспорт һәлакәте булды, нәтиҗәдә 2 бала тән җәрәхәтләре, - диде чыгышында  Рамил Гарифуллин.
 Рамил Гарифуллин чыгышында шулай ук  җәйге каникуллар вакытында машина йөртүчеләргә юлларда игътибарлы булырга, ата-аналарга юл хәрәкәте кагыйдәләрен катгый үтәү кирәклеге турында балаларга  искәртеп торырга,  яктылыкны кире  кайтаручы элементлар йөртүнең мөһимлеге турында да онытмаска кирәк, дип билгеләп үтте.
Утырышта  шулай ук юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча  язгы чорга билгеләнгән  эшләрнең барышы, уку елы дәвамында  белем бирү оешмаларында юл хәрәкәте иминлеге буенча башкарылган эшләр һәм 2020 елга планнар, җәйге каникуллар вакытында балалар белән юл хәрәкәте иминлеге буенча профилактик эш оештыру, авыл җирлекләрендә юл хәрәкәте иминлеген профилактикалау мәсьәләләре каралды.
Илнар Хафизов, утырышка нәтиҗә ясап, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча уңай нәтиҗәләргә районның барлык структуралары  бер максатны күздә тотып  эшләгәндә генә ирешеп була, дип билгеләп үтте. Ул юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча эшчәнлекне балалар бакчасыннан башлап, мәктәп яшендәге балалар белән камилләштерә барып, нәтиҗәле эшләү  кирәклегенә басым ясады.
Әлбәттә, балалар  өчен юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүне формалаштыруның аерылгысыз өлеше булып ата-аналар эшчәнлеге тора. Шулай ук юлларны карап тоту оешмалары җитәкчеләре өчен иавтомобиль юлларының торышын контрольдә тоту – беренчел бурыч. Сыйфатлы юллар -ул куркынычсыз хәрәкәт итүдә төп шарт.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: