Зәй офыклары

Юл куркынычсызлыгын тәэмин итүгә яшь инспекторлар да өлеш кертә

Бүген иртән Зәйнең 7нче мәктәбе каршында “зебра” аша чыгучыларны мәктәпнең юл хәрәкәте иминлеге буенча яшь инспекторлары каршы алды.

Алар ЮХИДИ хезмәткәрләре, юл курнынычсызлыгы фонды Зәй бүлеге башлыгы Вадим Иванов белән берлектә укырга килүче балаларга һәм шушы юлдан узучы өлкәннәрнең киемнәренә  яктылыкны кире кайтаручы элементлар беркеттеләр, юл йөрү кагыйдәләрен искәрттеләр, аңлату эшләре алып бардылар. Әлеге акция шәһәрдә “Юлларда билгеле бул!” республика ункөнлеге кысаларында оештырыла. Бу тәүлекнең караңгы вакытында җәяүлеләрнең машина йөртүчеләр абайламыйча, һәлакәтләргә юлыгуына юл куймау максатында эшләнә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: