Зәй офыклары

Юл куркынычсызлыгына – лэпбук аша

Федераль дәүләт стандартларына туры китереп белем һәм тәрбия бирү өчен һәр тәрбияче, укытучылар һәрвакыт  эзләнүдә. Шуңа бәйле рәвештә алар үзләренең педагогик эшчәнлегендә яңа алымнар һәм идеяләр кулланырга тырышалар. Соңгы вакытта мәктәпкәчә балалар учреңждениеләрендә  интерактив тематик папкалар яисә лэпбук куллануга басым ясала.

Лэпбук – ул  кулдан ясалган кесәле, ачыла торган матур китап. Аны  беренче мәртәбә Америкада кулланганнар. Инглиз теленнән тәрҗемәсе (lap-колени,book-книга,”наколенная книга”) җыелма күрсәтмә һәм таратма материаллар тупланган китап. Лэпбук  билгеле бер тема буенча эшләнә.

Шәһәребезнең “Күкчәчәк” балалар бакчасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтү, юлларда фаҗигаләрне кисәтү темасы буенча эшләнгән лэпбуклар  конкурсы  узды. Ул республика конкурсы кысаларында бара. Аның беренче туры бакчаларда үткәрелеп, иң яхшылар дип табылганнары муниципаль турга чыгарылды. Аларның авторлары (тәрбиячеләр) мәгариф идарәсе, ЮХИДИ хезмәткәрләреннән торган махсус комиссия алдында үз эшләрен яклады. Район конкурсына барлыгы 9 лепбук сайлап алынган. Шулар арасында “Күкчәчәк” бакчасыннан - 5, “Тылсымлы әкият”тән -3 һәм “Аленка” бакчасыннан 1 лэпбук.

-Лэпбук белән эшләү балага өйрәткән теманы яхшырак аңлау һәм истә калдыру өчен кирәк.Үткәнне кабатлау өчен дә бик яхшы алым. Өйрәнелгән материалны системага салып, ныгытып куярга булыша. Бала мәгълүматны тупларга һәм җыярга өйрәнә. Китап–папка баланың сөйләмен, фикерләү сәләтен үстерә, эшләү дәверендә күзәтүчәнлекне арттырырга, чагыштырырга, анализ ясарга, гомумиләштерергә һәм нәтиҗә ясарга булыша, - ди  “Аленка” бакчасы тәрбиячесе Ирина Сәхапова.

Бәйгедә катнашучыларның һәркайсы  лэпбуклар эшләүгә иҗади якын килгән. Кемдер аны берничә битле китап формасында ясаса, икенчеләре чемодан формасында иде. Ә аның эчедә  баланы кызыксындырырлык бик күп нәрсә урнаштырылган. Биредә уен формасындагы транспорт чаралары да, юл аша ничек чыгарга кирәклеге дә, төсләрне танып белү  һ.б. урнаштырылган. Кыскасы, лэпбук юл куркынычсызлыгы буенча балалар төркеме яисә берничә бала белән өстәл артына утырып, тулы бер дәрес өчен кулланма әсбаплар белән эшләү мөмкинлеге бирә.

Комиссия “Күкчәчәк” һәм “Тылсымлы әкият” лэпбукларын иң яхшылар дип тапты.  “Күкчәчәк”нең иң яхшы дип табылган лэпбук авторлары – тәрбичеләр Елена Мясникова, Екатерина Баринова, Юлия Петрова, “Тылсымлы әкият”неке исә  Чулпан Йөзмөхәммәтова. Аларның эшләре Казанга, конкурсның финалында катнашу өчен җибәреләчәк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: