Зәй офыклары

Юл һәлакәтендә бала тән җәрәхәтләре алган

Бала автомобиль салонында булган.

13 июльдә 13.55 сәгатьтә Юл урамы буенча 1нче номерлы йорт янында “ВАЗ-21144” автомобилен  йөртүче Кармалы  бистәсе  ягыннан Горбунов урамы буйлап  хәрәкәт итүче, уңга борылганда каршы хәрәкәт ягын чыга  һәм нәтиҗәдә каршы як полосада булган “LADA GRANTA” автомобиленә бәрелә.
 “ВАЗ-21144” машинасы  салонында тугыз яшьлек пассажир булган, ул  нәтиҗәсендә  тән җәрәхәтләре алып,  Зәй  район үзәк дәваханәсеә озатыла.
 Хөрмәтле ата-аналар! Юлда транспортта йөргәндә игътибарлы булыгыз.  Балаларыгызның иминлеге сездән тора, - дип искәртә  ЮХИДИ  хезмәткәрләре.
Фото ЮХИДИ бүлеге архивыннан.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: