Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Юл һәлакәтендә кешеләр җитди зыян күргән

Авария кичә кич Зәй-Сарман юлында булган.

2 майда кичке җиде сәгать 45 минутлар тирәсендә Зәй-Сарман автоюлында "BMW 318" автомобиле йөртүчесе Сарман ягыннан Зәй шәһәре ягына таба хәрәкәт иткәндә, юл хәрәкәте кагыйдәләренең 9.1, 10.1 пунктларын бозып, узыш вакытында куркынычсызлык тизлеген сайламыйча, руль идарәсен югалта, нәтиҗәдә, транспорт чарасы кюветка төшә. Машина йөртүче һәм өлкән пассажирлар авыр җәрәхәтләр белән Чаллы шәһәренең ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатыла, 2018 елгы балигъ булмаган пассажир Зәй район үзәк хастаханәсенә озатыла.

Зәй ЮХИДИ бүлеге башлыгы Рамил Гарифуллин хәбәр иткәнчә,  автомобильдә баручы өлкәннәр куркынычсызлык каешларын эләктермәгән булган, бала машинада махсус җайланмасыз булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев