Зәй офыклары

Юл ваемсызлыкны кичерми

Юллар, юллар... Елның төрле вакытында, һава торышы нинди генә булуына да карамастан, юлларда көчле хәрәкәт: машиналар чаба, велосипедларда йөриләр, җәяүлеләр каядыр ашыга... Көн саен, телибезме без моны юкмы, барыбыз да бик мөһим рольне башкарабыз – җәяү йөрүче ролен. Аның белән безнең сәламәтлегебез, хәтта тормышыбыз да бәйле. Статистика мәгълүматлары буенча, юл-транспорт һәлакәтләренең 25 проценты җәяүлеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен бозуы белән бәйле. Шәһәр-район юлларында хәл ниндирәк? Агымдагы елның 7 ай нәтиҗәләре турында без ЮХИДИ башлыгы Рамил Гарифуллин белән әңгәмә кордык.

-Рамил Галиәхмәтович, җиде айлык статистика мәгълүматлары белән таныштырсагыз иде...
-2019 елның 7 аенда район территориясендә юл-транспорт фаҗигаләренең 479 очрагы булып, 4 кеше һәлак булды, 29 кеше төрле дәрәҗә тән җәрәхәтләре алды. Тулаем алганда, юл-транспорт фаҗигаләре, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 44 очракка, һәлак булучылар -2гә, җәрәхәт алучылар 5кә артты.
Тәҗрибәсез машина йөртүчеләр гаебе белән булган һәлакәтләргә аерым тукталасым килә. Быелның 7 аенда машина йөртү стажы 2 елдан кимрәк булган машина йөртүчеләр гаебе белән 54 юл-транспорт фаҗигасе теркәлде. Бу узган елга карата шул ук дәрәҗәдә булса, әмма  тән җәрәхәте алучылар саны артты.
Быел февраль аенда Чаллы –Әлмәт юлының 18нче километрында “Лада-2114” машинасын иярләгән 20 яшьлек машина йөртүче тиешле тизлекне тәэмин итмичә, каршыга килүче машина юлына чыга һәм “Авторитет” ҖЧШенә караган “Мерседес-Бенц” машинасына бәрелә. Нәтиҗәдә 3 пассажир дәваханәгә озатыла. Тикшерүләр нәтиҗәсендә авария ясаучы машина йөртүченең машина йөртү таныклыгын 6 ай элек кенә алуы, 2018-2019 елларда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 8 мәртәбә административ җаваплылыкка тартылуы ачыкланды. Ул ДОСААФ  автомәктәбендә укыган, имтихан тапшыруга да дүрт мәртәбә кергән.
Быелның июль аенда Зәй – Сарман юлында 18 яшьлек машина йөртүче (“ВАЗ- 2114” машинасында) Сарман ягыннан Зәйгә килгәндә, шулай ук тизлек режимын бозып, ГАЗ машинасына бәрелә. Машина йөртүчеләрнең икеседә Чаллы дәваханәсенә озатыла. Әлеге очракта фаҗига тудыручы машина йөртүче машина йөртү таныклыгын 11 ай элек кенә алган була. Ул юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 13 тапкыр административ җаваплылыкка тартылган.
Кызганыч,  гадиләштереп әйткәндә, кирәкмәгән урында рискованный адымга баручы яшь машина йөртүчеләр байтак. Яшьләр тизлек режимын боза, тиешле дистанциясе сакламый, куркынычсызлык каешын кулланмый, хәрәкәт вакытында кәрәзле телефоннан сөйләшә. Бу факторларның барысы да авариягә китерә.
-Белгәнебезчә, балалар белән бәйле юл-транспорт фаҗигаләренең артуы борчу тудыра. Нәтиҗәләр нинди?
-Агымдагы елның җиде аенда балалар катнашында юл- транспорт фаҗигаләренең 8 очрагы теркәлде, аларда 4 бала төрле дәрәҗә тән җәрәхәтләре алды. Узган ел 5 бала зыян күргән иде.
 Быелның май аенда 14 яшьлек яшүсмер Тавлин урамы тротуарыннан велосипед белән хәрәкәт иткәндә  машина юлы аша чыкканда кагыйдәне боза һәм җиңел машинага бәрелә. Нәтиҗәдә велосипедчы тән җәрәхәтләре белән дәваханәгә озатыла. Шунысын да әйтик, ел саен язгы-җәйге чорда велосипедчылар катнашында аварияләр саны арта. Шундый очраклар шәһәрнең Энергетиклар, Тавлин, Ялчыгол,  Лобачевский урамнарында булды. Юл хәрәкәтендә катнашучы әлеге категориягә велосипедта йөрү дисциплинасын бозу, тизлек режимын үтәмәү һәм кичке, төнге вакытта киемнәрдә яктылыкны кире кайтаручы элемент булмау хас.
-Соңгы елларда, аеруча быел, балалар һәм яшүсмерләр арасында юл йөрү кагыйдәләрен кисәтүгә багышланган чаралар күп үткәрелә. Әлбәттә, ул күрсәткечләре уңай якка үзгәртүдә чагылыш табадыр...
-Әйе, бу эшчәнлек ЮХИДИ хезмәткәрләре, “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесенең Зәй бүлеге башлыгы Вадим Иванов, муниципаль хезмәткәр Елена Минһаҗева тарафыннан даими алып арыла. Җиде айда мәктәпләрдә балалар белән 189 әңгәмә үткәрелде, 67 агитация-пропаганда чарасы уздырылды. Шуңа да карамастан, балалар тарафыннан җиде айда юл йөрү кагыйдәләре бозуның 165 очрагы теркәлде, шуның 50се- велосипедчылар тарафыннан. Әлеге барлык очраклар буенча карточкалар тутырылып, чара күрү өчен, балалар бакчалары һәм мәктәпләргә тапшырылды. Әлбәттә, монда әти-әниләр дә читтә калырга тиеш түгел. Һәр әти-әни юлларда сак булу кирәклеге турында балаларына даими төшендереп торырга тиеш.
-Юллардагы һәлакәтләр күп төрле факторларга бәйле. Шуның берсе – юллар торышы. Әлеге юнәлештә нинди чаралар күрелә?
-ЮХИДИ хезмәткәрләре юллар торышын даими контрольдә тота. Агымдагы ел башыннан  юллар торышы өчен җаваплы юридик һәм вазифаи затларга 106 предписание бирелде. Предписаниеләрне тиешле вакытта үтәмәгән өчен 5 административ эш кузгатылды. Шулай ук юлларны ремонтлап, алар торышын тәэмин итүче 4 юридик зат һәм 7 вазифаи зат административ җаваплылыкка тартылды.
Балалар бакчалары һәм мәктәпләр янындагы юлларны аркылы чыгу урыннары ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан аерым конрольдә тора. 6нчы мәктәп янында юл йөрү билгеләре кую, яктырту буенча тиешле оешмаларга предписание бирелде. Ул 1 сентябрьгә кадәр үтәлергә тиеш. Бу көннәрдә мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре, барлык мәктәпләр тирәсендә юллар- тротуарлар куркынычсыз булуга махсус комиссия тарафыннан тикшерелә.
Йомгаклап шуны әйтәсе килә, бары тик бергәләп, максатчан эшчәнлек алып барган очракта гына без юллардагы аварияләр санын үзгәртүгә тәэсир итә алачакбыз.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: