Зәй офыклары

Юлчылар кызу эштә

Юл һәрдаим карау соры. Яз-җәй - төзекләндерү, юллар салу буенча уңайлы чор. Зәйдә юллардагы чокырларны ямау буенча тендерны «БлагоСтрой» җаваплылыгы чикләнгән ширкәте отты.

Оешма әлеге эшне Комсомол һәм Рәфыйков урамнарында алып бара. Аннан юлчылар Никифоров урам юлларындагы чокырларны ремонтлауга керешәчәк. Рәфыйков урамында 2 һәм 8нче йортлар янындагы урам юлларындагы чокырларны ямауга  аеруча тырышлык куелды, диләр юлчылар . Әлеге оешма юлчыларына барлыгы 2000 квадрат метр урам юллары чокырларын ямау бурычы тора.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: