Зәй офыклары

Юлларда игътибарлы булыгыз!

Шәһәр-район юлларында “Тоннель” операциясе даими уздырылып торыла. Чираттагы шундый чара иртәгә, 12 сентябрьдә, үтәчәк дип хәбәр итә ЮХИДИ инспекторлары.

Профилактик операция барышында машина йөртүчеләр тарафыннан юл йөрү кагыйдәләренең катгый үтәлүе, транспорт чараларының төзеклеге, тиешле документларның тәртиптә булуы, куркынычсызлык каешларын эләктерү, шулай ук җәяүлеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә үтәүләренә дә басым ясалачак. Юлларда игътибарлы булыгыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: