Зәй офыклары

Юлларда игътибарлы булыгыз! (видео)

Районыбызның Республика ЮХИДИ идарәсе хәбәр итүенчә, соңгы көннәрдә юл-транспорт һәлакәтләренең артуы күзетелә. Фаҗигаләргә китергән төп сәбәпләр – тизлек режимын сакламау һәм каршы як полосага чыгу. Узган атнада гына да республика юлларында 15 кешенең гомере өзелгән.

30 ноябрьдә Чистай районында 36 яшьлек машина йөртүче “ВАЗ” автомобилендә каршы як полосага чыга һәм “Скания” йөк машинасына бәрелә. “ВАЗ” машинасындагы ике кеше шул урында җан бирә. Машина йөртүче белән тагын ике юлаучы авыр хәлдә дәваханәгә озатыла.
Шундый ук һәлакәт Баулы районында булган. 19 яшьлек машина йөртүче “Рено Дастер” автомобилендә каршы як полосага чыгып, “Лада Калина” машинасына бәрелә. “Лада Калина” машинасы шоферы һәм аның янындагы ике юлаучы һәлак була.
Менделеев районында М7 “Волга” юлының 22нче километрында 36 яшьлек хатын-кыз машина йөртүче “Хундай Акцент” автомобилендә, “ДАФ” йөк машинасын узарга теләп, каршы як полосага чыга һәм “Джак” йөк машинасына бәрелә. Нәтиҗәдә “Хундай Акцент” машинасын иярләүче һәм аның 9 яшьлек баласы фаҗига урында һәлак була.
Әлеге уңайдан юл инспекторлары юл йөрү кагыйдәләрен катгый үтәргә, кышкы чорда юлларда үтә игътибарлы булырга чакыра.  

Шунысы билгеле, “Хундай Акцент” автомобилен йөртүче хатын-кыз - районыбызның Сәвәләй авылы кызы. Ул Сәвәләйдә туып үскән, кияүгә чыгып, Менделеевскийда яшәгән. Аны кызы белән  иртәгә Сәвәләйдә җирләячәкләр. 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: