Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Юлларда тикшерүләр дәвам итә

Узган атнада Зәйдә тонировкалау таләпләрен бозган 16 машина йөртүче административ җаваплылыкка тартылган.

Район ЮХИДИ бүлеге 19 - 28 апрельдә республика территориясендә машиналарны тонировкалау кагыйдәләрен бозган машина йөртүчеләрне ачыклау буенча чаралар үтүен хәбәр итә.

Рейдлар көпчәкле транспорт чараларының куркынычсызлыгы турындагы техник регламент таләпләренә җавап бирми торган автомобильләрне ачыклау максатыннан үткәрелә.
Шунысын әйтик, узган атнада шәһәр һәм районда тонировкалау таләпләрен бозган 16 машина йөртүче административ җаваплылыкка тартылган.
Әлеге төр кагыйдәләрне бозган өчен 500 сум күләмендә административ штраф салу каралган.
Тонировка яктылык үткәрүне, димәк, күрү мөмкинлеген киметә. Чикләнгән күрү мөмкинлеге, бигрәк тә тәүлекнең караңгы вакытында юл-транспорт һәлакәтләренә сәбәпче булырга мөмкин. Шуңа күрә техник регламентка автомобиль тәрәзәләре өчен яктылык үткәрү чикләре куелган. Алгы һәм ян тәрәзәләр өчен кирәкле минимум яктылык үткәрү 70 процент булырга тиеш.
ЮХИДИ хезмәткәрләре пыялаларның яктылык үткәрүен махсус приборлар белән тикшерәләр.
-Транспорт чараларын җиһазлауга карата таләпләрне бозган очракта файдаланырга ярамый. Бу машина йөртүче өчен генә түгел, ә юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен дә куркыныч, - ди юл инспекторлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев