Зәй офыклары

Үз кулың белән ясаганы матур да, кадерле дә

Туган як тарихын өйрәнү музеена төрле категория кешеләрне җәлеп итү максатында күп кенә чаралар оештырыла. Яңа ел алдыннан активлык аеруча нык сизелә, балалар теләп төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнә. Яңа ел чыршысын бизәүдән дә күңелле мәшәкать бар микән тагын? Балалар иске диск, пластик шешә, узган ел файдаланылган мишура, полиэтилен эскәтер кисәкләреннән төрле...

Туган як тарихын өйрәнү музеена төрле категория кешеләрне җәлеп итү максатында күп кенә чаралар оештырыла. Яңа ел алдыннан активлык аеруча нык сизелә, балалар теләп төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнә. Яңа ел чыршысын бизәүдән дә күңелле мәшәкать бар микән тагын? Балалар иске диск, пластик шешә, узган ел файдаланылган мишура, полиэтилен эскәтер кисәкләреннән төрле уенчыклар ясарга теләп өйрәнә, фантазияләрен эшкә җиккәч, өлкәннәрнекеннән дә матуррак уенчыклар килеп чыга. Алар бу мавыгулары белән үзләре дә сизмәстән бик кирәкле кул эшенә өйрәнә, яхшы кәеф ала. 1нче мәктәпнең 4нче сыйныф укучылары класс җитәкчеләре Лариса Альбертовна белән килеп, музейга куелган чыршыны үз куллары белән ясаган уенчыклар белән баетып китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: