Зәй офыклары

Зәй геройларын искә алды (фотолар)

Бүген Россиядә Ватан геройлары көне уңаеннан Зәйнең Җиңү бульварында Азатлык китерүче солдат һәйкәленә, батырлар аллеясында исемнәре таш сыннар белән мәңгеләштерелгән районыбыз батырларына чәчәкләр кую тантанасы үтте. Чарада өлкәннәр белән бергә катнашкан "Алтынчәч" балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйларга район хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗанов Ватан районыбызның сугыш һәм хезмәт геройлары турында сөйләде. -...

Бүген Россиядә Ватан геройлары көне уңаеннан Зәйнең Җиңү бульварында Азатлык китерүче солдат һәйкәленә, батырлар аллеясында исемнәре таш сыннар белән мәңгеләштерелгән районыбыз батырларына чәчәкләр кую тантанасы үтте. Чарада өлкәннәр белән бергә катнашкан "Алтынчәч" балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйларга район хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗанов Ватан районыбызның сугыш һәм хезмәт геройлары турында сөйләде.

- Зәй - илгә күп батырлар биргән төбәк. Ил иминлеге өчен барган көрәшләрдә Советлар Союзы Геройлары исеменә лаек булган Г. Ларионов, А. Васильев, Н. Майков, хезмәт геройлары М. Хөснетдинова, М. Гыйльфанов турында без буыннан-буынга җиткереп, аларны хөрмәтләргә бурычлы. Сез дә алар үрнәгендә илебезнең батырлары булып үсегез, -диде ул.

Соңыннан хәрби комиссариат вәкилләре, кайнар нокталарда хезмәт иткәннәрнең җирле оешмасы җитәкчесе Сергей Хватков белән берлектә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булганнарның мемориаль такталарына чәчәкләр кую, туганнарының хәл-әхвәлен белешү ниятендә билгеле адреслар буенча юнәлделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: