Зәй офыклары

Зәйле Жанна Слюсарева “Поле Чудес” тапшыруына чакыру алды

Бу көннәрдә Зәйдән Жанна Слюсарева Леонид Якубовичның "Поле чудес" программасында катнашу өчен төрле яклап белемен арттыру белән мәшгуль. Ул 2 декабрь - үзенең туган көнендә әлеге программада катнашуга чакыру алды. Ә бирегә сайлап алуга килгәндә Жанна Александровнаның иҗади сәләте сәбәпче булды. Ул "Пятерочка+" кибете үткәргән, әлеге сәүдә челтәренең юбилее уңаеннан...

Бу көннәрдә Зәйдән Жанна Слюсарева Леонид Якубовичның "Поле чудес" программасында катнашу өчен төрле яклап белемен арттыру белән мәшгуль. Ул 2 декабрь - үзенең туган көнендә әлеге программада катнашуга чакыру алды. Ә бирегә сайлап алуга килгәндә Жанна Александровнаның иҗади сәләте сәбәпче булды. Ул "Пятерочка+" кибете үткәргән, әлеге сәүдә челтәренең юбилее уңаеннан иҗади конкурста, аларга атап язылган шигыре белән 9 финалист арасына керде. "Пятерочка+" тан бүләк буларак шәһәрдәшебезгә "Поле чудес"та катнашу хокукы бирелде. Хәзер исә Жанна Александровна "Поле чудес" программасы турында шигырь иҗат итә. Ә бүләккә ул Зәй ГРЭСы фотосурәте төшерелгән, кечкенә картина алып барырга җыена. Телеэкран аша безнең Зәй төбәгенең ил өчен мөһим урында торуын күрсәтәсем килә, чөнки аның төзелешендә минем әти-әниләрем дә катнаштылар, ди Жанна.

Ул әле шәһәребездә дүрт бала тәрбияләүче ана буларак та хөрмәткә лаек. Олы кызы Анна Суздальцева татар гимназиясендә укыган чорда рус теле буенча олимпиадада 100 балл җыеп шаккатырган иде. Хәзер ул Мәскәү югары уку йортында журналистлык һөнәрен үзләштерә. Күрәсең, алар гаиләсендә рус теленә, иҗатка тартылу бар. Аннадан кечкенәләре дә- иҗатка гашыйк балалар.

Ә "Поле чудес" программасында катнашу өчен Мәскәүгә Жанна Александровна әнисе белән бара. Тапшыруны яздыру 12 декабрьгә билгеләнгән. Зәйлеләр исә якташыбызны телеэкраннар аша 19 декабрьдә та күрә алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: