Зәй офыклары

Закон бозгансың икән, җәзасын да ал!

Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы тарафыннан Зәйдә үткәрелгән тикшерүләр барышында көмешкә кайнатып, аның белән сату итүче бер ханым берничә мәртәбә штрафка тартыла. Ләкин ханым, акча юклыкны сылтау итеп, аларны түләргә ашыкмый, шул ук вакытта тыелган шөгылен дә туктатмый. Салынган штрафлар вакытында түләнмәгәч, аларның күләмнәре бермә-бер арта тора. Бу...

Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы тарафыннан Зәйдә үткәрелгән тикшерүләр барышында көмешкә кайнатып, аның белән сату итүче бер ханым берничә мәртәбә штрафка тартыла. Ләкин ханым, акча юклыкны сылтау итеп, аларны түләргә ашыкмый, шул ук вакытта тыелган шөгылен дә туктатмый. Салынган штрафлар вакытында түләнмәгәч, аларның күләмнәре бермә-бер арта тора. Бу көннәрдә җәмәгать судьялары ханымга карата эш кузгатып, карар чыгарды. Административ хокук бозулар турында беркетмәләрне санга сукмаган ханым инде акча юклыкны сәбәп итә алмый. Аны 40 сәгатьлек мәҗбүри эшкә җәлеп итү турында суд карары чыкты. Җирле үзидарә белән килешенеп, җәза үтәтү инспекциясе аның көненә 4 сәгатьтән дә артык булмаган вакыт белән кайсы да булса объектта эшләвен контрольдә тотачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: