Зәй офыклары

Закон бозсаң - җаваплылыкка

Зәй шәһәр прокуратурасы дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар сатып алу, хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә контракт системасын куллану законнарының үтәлешен тикшергән.

Тикшерү нәтиҗәсендә авыл җирлекләренең берсендә, конкурс процедураларыннан качу максатында, 2018 елның гыйнварыннан декабрьгә кадәр юлларны ремонтлау өчен ташлы ком алу өчен бер оешма белән бер  үк төрле 4 муниципаль контракт төзелү ачыкланган.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча прокуратура авыл җирлегенең башкарма комитеты җитәкчесенә карата кимчелекләрне бетерү турында представление чыгарган. Вазифаи затлар дисциплинар җаваплылыкка тартылган.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: