Зәй офыклары

Закон бозып тәмәке сатсаң...

Зәй шәһәр прокуратурасы тәмәке тарту, сатуны чикләү буенча кабул ителгән законны үтәү йөзеннән тикшерүләр үткәрде. Нәтиҗәдә " Дуслык" сәүдә челтәрләренә караган "Тәмле"кибетендә касса аппараты янында астан гына сигарет сатылуы ачыкланды. Әлеге кибет "Күк чәчәк" балалар бакчасы территориясеннән 57 метрда гына урнашкан. " Тәмәкедән, тәмәке төтененнән гражданнар сәламәтлеген саклау турындагы" 15...

Зәй шәһәр прокуратурасы тәмәке тарту, сатуны чикләү буенча кабул ителгән законны үтәү йөзеннән тикшерүләр үткәрде. Нәтиҗәдә " Дуслык" сәүдә челтәрләренә караган "Тәмле"кибетендә касса аппараты янында астан гына сигарет сатылуы ачыкланды. Әлеге кибет "Күк чәчәк" балалар бакчасы территориясеннән 57 метрда гына урнашкан. " Тәмәкедән, тәмәке төтененнән гражданнар сәламәтлеген саклау турындагы" 15 нче Федераль Законда тәмәкене сатуны оештыру балалар учреждениеләреннән кимендә 100 метр ераклыкта урнашкан сәүдә нокталарында гына рөхсәт ителә диелә. Тикшерү буенча сәүдә ноктасы җитәкчесенә карата административ эш кузгату турында карар чыгарылды. Прокурор акты каралу стадиясендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: