Зәй офыклары

Закон бозылу ачыкланган

Зәй шәһәр прокуратурасы хәбәр итүенчә, прокуратура “Роспотребнадзор”ның территориаль бүлеге тарафыннан юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләрнең хокукларын яклануның закон таләпләренә җавап бирүен, аерым алганда, тиешле мәгълүматны “Тикшерүләрнең бердәм реестры” федераль дәүләт мәгълүмат системасына кертүне тикшергән.

 Тикшерү нәтиҗәсендә “Роспотребнадзор”ның территориаль бүлеге вазифаи затлары тарафыннан   юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләргә карата планлы һәм планнан тыш тикшерүләр нәтиҗәләре турында мәгълүматның “Тикшерүләрнең бердәм реестры”  федераль дәүләт мәгълүмат системасына тиешле срокларда  кертелмәве ачыкланган. Аерым алганда, “Тикшерүләрнең бердәм реестры”  федераль дәүләт мәгълүмат системасына тикшерүләр нәтиҗәләре турында түбәндәге мәгълүмат кертелмәгән: тикшерү уздыру турында контроль органының боерык датасы һәм номеры, тикшерү үткәрүнең хокукый нигезләре, тикшерүдә  максатларга ирешү һәм бурычлар үтәү буенча чаралар исемлеге, вазифаи затның фамилиясе, исеме, атасының исеме, җаваплы затның нинди вазифа биләве, тикшерү уздыруга тартылган экспертлар һәм эксперт оешмалары вәкилләре турында мәгълүмат, тикшерелүче затка  тикшерү үткәрү турында кисәтү (нинди срокларда үткәрү турында) җибәрү һ. б.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча “Роспотребнадзор”ның территориаль бүлегенең белгеч-экспертына карата административ эш кузгатылган. 16 майда узган суд утырышында белгеч-эксперт гаепле дип табылган һәм ул җаваплылыкка тартылган - кисәтү ясалган.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: