Зәй офыклары

Закон бозылуга юл куелган

Зәй шәһәр прокуратурасы тарафыннан дәүләт һәм муниципаль предприятиеләрдә законнар үтәлеше тикшерелгән. Тикшерүләре барышында шәһәрнең бер муниципаль унитар предприятисендә җитәкченең берничә вазифа биләве ачыкланган.

“Дәүләт һәм муниципаль унитар предприятиеләр турында” Федераль закон ( № 161, 14 ноябрь, 2002 ел) нигезендә унитар предприятиеләр җитәкчеләренә карата махсус таләпләр каралган. Әлеге законның 21нче маддәсе нигезендә унитар предприятие җитәкчесе юридик зат учредителе була алмый.  Ул, укыту, фәнни эшчәнлектән тыш,  дәүләт һәм җирле үзидарә органнарында, коммерция һәм коммерция булмаган оешмаларда  башка түләүле эшчәнлек белән шөгыльләнергә тиеш түгел.
Әлеге унитар предприятие җитәкчесе бер үк вакытта бер җаваплылыгы чикләнгән ширкәт оештыручысы һәм директоры  вазифасын да башкарган,  шулай ук шәхси эшмәкәр буларак та теркәлгән.
Законнар нигезендә мондый эшчәнлек алып буру коррупциячел гамәлләр кылуга  урын калдыра.
Прокуратура ачыкланган кимчелекләрне бетерү буенча район башкарма комитеты җитәкчесенә карата протест чыгарган.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: