Яңалыклар

Кимчелекләргә юл куелмасын

Зәй прокуратурасы муниципаль район сайтына опека һәм попечительлек өлкәсендә дәүләт хезмәтләре күрсәтү буенча мәгълүмат урнаштыру буенча мониторинг үткәргәндә дәүләт хезмәтләре күрсәтүне оештыру турында законнарны үтәүдә кимчелекләр булуын ачыклады.

“Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү турында” Федераль Законның (№210-ФЗ,27 июль, 2010 ел) 6 маддәсе 1 бүлеге нигезендә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүче органнар аларны административ регламентлар нигезендә күрсәтергә бурычлы.

Законның 9 маддәсе 4 бүлеге нигезендә күрсәтелергә тиешле дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр төрләре  дәүләт хезмәтләре күрсәтүче органнарның рәсми сайтларына урнаштырыла.

 Район башкарма комитеты карары белән  дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең  административ регламентның 19 төре  расланган. Әлеге карар нигезендә аларны өч көн эчендә рәсми сайтка урнаштыру каралган. Әмма мониторинг күрсәткәнчә, закон таләпләре бозылган. Кимчелекләрне бетерү буенча башкарма комитетка тиешле күрсәтмә бирелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Кимчелекләргә юл куелмасын
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар