Зәй офыклары

Законлы булырга тиеш

Зәй шәһәр прокуратурасы хезмәткәрләре, Росреестр идарәсенең Зәй бүлеге белгечләре белән берлектә, "Керамглина" ҖЧШенең җир законнары таләпләрен үтәвен тикшерделәр. Әлеге оешманың керамзит өчен аерым урыннарда балчык эзләү һәм чыгару белән шөгыльләнү хокукы бирүче махсус лицензиясе бар. Әмма ширкәт хәзерге вакытта авыл хуҗалыгы өчен билгеләнгән 9 гектар җир мәйданында балчык чыгару белән...

Зәй шәһәр прокуратурасы хезмәткәрләре, Росреестр идарәсенең Зәй бүлеге белгечләре белән берлектә, "Керамглина" ҖЧШенең җир законнары таләпләрен үтәвен тикшерделәр. Әлеге оешманың керамзит өчен аерым урыннарда балчык эзләү һәм чыгару белән шөгыльләнү хокукы бирүче махсус лицензиясе бар. Әмма ширкәт хәзерге вакытта авыл хуҗалыгы өчен билгеләнгән 9 гектар җир мәйданында балчык чыгару белән мәшгуль. Закон таләпләре бозылу сәбәпле, ширкәт директоры исеменә административ хокук бозу турында эш кузгату карары чыгарылды. Әлегә ул каралу стадиясендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: