Зәй офыклары

Заман сулышы белән яшиләр

Районыбыз авыллары үткәннәрне барлап, алга карап яши. Җирлек башлыкларының эшчәнлекләрендә программа, проектларга керүне өстенлекле юнәлеш итүе - уңай күренеш. Әлеге язма Югары Пәнәче, Түбән Биш, Чыбыклы җирлекләре эшчәнлеге турында.

2014 елдан  Татарстанда авыл урамнарын яктырткыч лампалар белән тәэмин итү программасы эшли һәм ул кышын-көзен караңгылык проблемасы булган авылларга ярдәмгә килә. Югары Пәнәче җирлегенең Түбән Пәнәче авылында урамны яктырту буенча проблема хәл ителгән: программа кысаларында өстәмә биш  яктырткыч куелган. Урта Пәнәче авылында 500 метрда вак ташлы юл салынган.
-Әлеге программалар - авыл җирлекләре өчен зур ярдәм. Шундый программалар булуга республика, аларның бездә дә гамәлдә булуына  район җитәкчелегенә рәхмәтлебез, - ди җирлек башлыгы Мөнир Туктаров.
Үзара салым программасы буенча  җирлектә биш ел эчендә шактый эшләр башкарылган. Өч авыл зираты биләмәсе киңәйтелеп, койма белән әйләндереп алынган, бер зират капкасы алмаштырылган, ике  авыл зиратына кадәр юлларга таш түшәлгән, Югары Пәнәченең иске зират коймасы яңартылган, Бура-Киртә һәм Алмалы зиратлары коймалары буялган, Бура-Киртә зиратының ике ягына зират йорты куелган.
Җирлектә чишмә-кизләүләргә дә зур игътибар бирелә.
-Халыкка су алу өчен Бура-Киртәдә – биш, Урта Пәнәчедә ике  чишмә ремонтланды. Бу эшләрне башкару өчен 748 мең сум акча тотылды, - ди җирлек башлыгы.
Югары Пәнәче авылы яңа су скважинасын куллану челтәренә ялганган, кушу-аеру автоматикасы куелып, санитар зонасы койма белән әйләндереп алынган. Әлеге  эшләрне башкару өчен 225 мең сум акча тотылган.

Җәмәгать тәртибе һәм иминлек
сагында

Районда биш муниципаль янгын сүндерү хезмәте  исәпләнә. Шуларның берсе Түбән Биш авыл җирлегендә урнашкан. Элек-электән Түбән Биштә янгын куркынычсызлыгы депосы эшләп, күрше-тирә авыллар, халык иминлеге  сагында торган. Әлеге янгын сүндерү хезмәтендә ике янгын сүндерү машинасы һәм дүрт мотопомпа бар, биредә дистәгә якын  кеше хезмәт куя. Авыл җирлегендә янгынга каршы профилактик чараларны даими рәвештә әлеге янгын куркынычсызлыгы хезмәтендә эшләүчеләр үткәрә. Янгынга каршы гидрантлар вакытында карап, чистартылып торыла. Әлеге хезмәт сагында торучылар әйтүенчә, янгыннан саклану чараларын үтәү максатыннан йортлар буйлап йөреп, халыкны ут белән сак эш итәргә, электр үткәргечләрен даими тикшереп тору, газ мичләрен, аларның төтен юлларын һәрвакыт күзәтеп тору кирәклеге, чүпләрне яндырмау турында кисәтүләр ясала икән.
-Боларның нәтиҗәсе буларак, 2018 һәм 2019  елныӊ беренче яртыеллыгында җирлектә янгын чыгу очрагы булмады. Гомумән, янгынга каршы профилактика чараларын үткәрүдә муниципаль янгын куркынычсызлыгы хезмәте ярдәменә таянабыз. Моннан тыш, авыл кешеләренә мөрәҗәгать итеп, күршегездә яшәүче ялгыз кешеләрне, спиртлы эчемлекләр белән мавыгучыларны да игътибар үзәгендә тотуларын сорыйм, - ди җирлек башлыгы Дамир Насретдинов.
2017 елның 30 декабрендә Россия хөкүмәте тарафыннан “Россия Федерациясендә янгынга каршы кагыйдәләргә үзгәрешләр кертү турында” 1717нче карар кабул ителде. Аның 17.1 пунктында: “Авыл җирлеге биләмәләре чикләрендә урнашкан җир кишәрлекләреннән файдаланучы, җирләре милектә булган  хуҗалар даими рәвештә ул территория-не чүп-чарлардан чистартырга, үләннәрне чабарга бурычлы...” диелгән. Һәм әлеге  закон нигезендә авыл җирлеге биләмәләрен чүп үләннәреннән чистарту буенча  эш алып барыла.

Киләчәкне - бергәләп  

Республиканың күп кенә районнарында һәм шул исәптән районыбыз авыл  җирлекләрендә үзара салым турында положение кабул ителеп, бюджетны тулыландыру өстендә эш бара.
-Үзара салым программасына җирлегебездә яшәүче халыкның күпчелегенең зур теләк белән кушылуы - куанычлы күренеш. Әлеге программа  иң кирәкле булган эшләрне башкаруга юнәлтелгән төп чара булып тора. Халык моңа уңай карый, чөнки аның хисабына зиратлар, юллар, чишмәләр тәртипкә китерелә, урамнарны яктырту эшләре башкарыла, - ди Чыбыклы авыл җирлеге башлыгы Илфат Гадершин.
Узган ел программа буенча  Чыбыклы җирлеге халкыннан җыелган 139200 сум республикадан  дүрт мәртәбә артып кайтып,  әлеге суммага кирәкле һәм файдалы эшләр башкарылган.
-Чыбыклы авылында Тукай урамына чыга  торган күпергә  таш түшәлде. Зиратлар да күз уңында: Чыбыклы һәм Суык-Чишмә зиратларына алтакталар куелды, Онбия урамы яктырткычлары ремонтланды, Суык-Чишмә урамына, күпергә вак таш салынды.  Чишмәләргә исә аерым игътибар бездә: Чыбыклы авылы башындагы Хәния һәм Тукай урамындагы чишмәләр төзекләндерелде. Чыбыклыда Тукай һәм Совет урамнарында  балалар мәйданчыгы урнаштырылды, Яшьләр урамындагы балалар мәйданчыгы исә койма белән әйләндереп алынды, - ди Илфат Гадершин.
2019 елда халыктан әлеге программа буенча  244 500 сум акча җыелган. Чыбыклыда әлеге проект кысаларында янгынга каршы гидрантлар куелачак, урам утлары алыштырылачак.
Суык-Чишмә авылында исә янгынга каршы  гидрант (алар барысы өч) куелып, урам яктырткычлары урнаштырылган, зират биләмәсе  төзекләндерелгән, коймалар тәртипкә китерелеп, өлешчә буялган. Онбия авылында  урам яктырткычлары урнаштырылган.
Шул рәвешле, үзара салымның кирәкле эш-гамәлләргә тотылуы анык мисалларда күренә. Кешеләр хәзер  республика хөкүмәте ярдәме белән авылларында иң кискен проблемаларны хәл итеп булу мөмкинлеген аңлый. Аңлау гына түгел, бу программа буенча башкарылган эшләргә сак һәм хуҗаларча карый. Тулаем алганда, җирлек халкы киләчәкне бергәләп төзи.

Фотолар авыл җирлекләре сайтларыннан алынды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: