Зәй офыклары

Заман таләбеннән берәү дә читтә калмый

Зәй районы авылларында цифрлы телевидениегә күчү буенча кагыйдәләрне аңлату эше дәвам итә.

Әлеге мәсьәлә район җитәкчелегенең дә җитди контролендә. Чираттагы аппарат киңәшмәсендә һәр авыл җирлеге башлыгы цифрлы телевидениегә күчү буенча авыл халкының әзерлеге турында хисап бирде. Алар биргән мәгълүматларга караганда, һәр хуҗалыкка кереп, җирлектә күпме спутник антеннасы булуы,  IP- телевидение һәм  аналог телевидениесы  булуы исәпкә алынган. Билгеле булганча, Зәй районында авыл халкының 90 проценттан артыгы  цифрлы телевидениегә күчү процессын сизмәячәк тә, чөнки аларның йортларында спутник антеннасы яки кабельле телевидение приставкалары урнаштырылган. Ә инде аналог телевидениесен караучы санаулы гына әби-бабайларга махсус җиһазлар алырга я туганнары ярдәм итә, я социаль яклау бүлеге аша җиһазлар алырга субсидия бирелә.    

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: