Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Замана яшьләре Тукайны үз итә

Татарстан яшьләре инициативасы буенча заманча Габдулла Тукай аккаунты булдырылды.

Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан Татарстан яшьләре бүгенге көндә Казанның яшьләр яратып җыела торган урыннарында: Милли китапханәдә, Иске Татар бистәсендә, «Урам» экстрим-паркында Тукайның нинди итеп күренергә мөмкинлеге турында фантазия рәвешендә иҗади фотоҗыентык әзерләде.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан яшьләре инициативасы буенча 2020 елда заманча Габдулла Тукай аккаунты булдырылды.

Тукай аккаунты инде бер ел дәвам итә: биредә аның әсәрләре буенча язылган шигырьләре, мультфильмнары, татар мәдәнияте яңалыклары, шулай ук Г.Тукай әсәрләрен белүгә интерактив тестлар тупланган.

Соңгы постларның берсе - татар телен популярлаштыру буенча китап укучылар киңәшләреннән җыелган гайд.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев