Зәй офыклары

Заманча торбалар җылылык саклаучан

​​​​​​​Зәй шәһәренең “Сәламәтлек комбинаты” ( шәһәр мунчасы) каршында Нефтьчеләр проспекты буйлап җылылык торбаларын алыштыруга зәйлеләр игътибар итми калмагандыр.

 

  Җәй - әлеге зур масштаблы эшләрне башкару өчен җайлы фасыл. Чананы - җәйдән, арбаны кыштан әзерлә, дип юкка әйтмәгән бит халык. Халыкка уңайсызлыклар тудырылса да, зәйлеләр   бу эшнең кирәкле һәм мөһим икәнен аңлый.

ГРЭС бу эшне моннан дүрт  ел элек башлаган иде: Рәфыйков урамына каршы беренче паркта урнашкан насос станциясеннән шәһәргә  килүче әлеге торбалар заманча торбаларга алыштырылды. Аннан өч ел элек бу эш  Нефтьчеләр проспекты буйлап  Энергетиклар урамы чатына, ике ел элек исә ул  Ленин урамы чатына кадәр алыштырылды. Узган 2018 елда торбалар алыштыру эше  Ленин урамы чатыннан дәвам итте. Агымдагы елда бу эш мунча каршындагы урыннан    Төзүчеләр урамы чатыннан бераз узып  башкарыла. Биредә эш  май ае уртасында  башланып, торбалар заманчага алыштырылды.  Эшне Чаллы шәһәренең “Волгоэнергомонтаж”  җаваплылыгы  чикләнгән ширкәте алып бара. Аның  өчен оешмадан берничә төзүче, ике берәмлек техника җәлеп ителде. Җирне экскаваторлар казып, бетон астындагы торбалар алына, алар урынына заманчалары куела. Заманча торбалар җылылыкны саклый торганнар. Торбалар алыштыру  өлешләп башкарыла: эш  бетүгә,  анда башка төзелеш оешмасы җир асты камералары ясый.

 Без биредә булганда оешма төзүчеләре әлеге камераның икенчесен ясау белән мәшгуль иде. Аннан алар плитә белән капланып, җир белән күмелә, аларга үлән чәчеләчәк. Әлеге камералар ул бу була калса, анда кереп, задвижкаларны ремонтлау өчен ясала. Электр станциясенең баш инженеры урынбасары Виктор Устимкин әйтүенчә, биредә  эш 10 июльләргә тәмамланыр дип көтелә.

Шул рәвешле, дүрт ел эчендә баш үзәк коллектор заманча материалга алыштырылды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: