Зәй офыклары

Үзбәкстаннан Фатыйма Абдуллаева Шыкмай һәм Бура-Киртә авылларыннан туганнарын эзли

Мондый хатны ул “Туганайлар” газетасының ватсап номерына юллаган булган.

Җир астыннан юллар юк. Үзбәкстаннан Фатыйма Бабакуловна Абдуллаева Шыкмай һәм Бура-Киртә авылларыннан туганнарын эзли. Ханым туганнарын табарга бик тели һәм булышуны сорый. «Шыкмайда Хәния Бариевна Арсланова яшәде, аның ике кызы - Гөлчәһрә белән Гөлфия бар иде», дигән ул хатында.
Мондый хатны ул “Туганайлар” газетасының ватсап номерына юллаган булган. “Туганайлар” безгә чыгып, әлеге хатны редакциягә тапшырды. Район газетасы туганнар, авылдашларны очраштыра шулай.
Фатыйма ханымның, бәлки, туганнары табылыр... “Зәй офыклары” газетасы редакциясендә аның телефон номеры бар. Мәгълүматлы булучыларның шалтыратуы сорала.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: