Зәй офыклары

Зәебез күрке алар

Зәйдә февраль аенда табиблар гаиләсе Сөләймановлар турында фильм төшереләчәк

-Агымдагы ел Зәй районында Сәламәтлек саклау елы дип игълан ителде. 12 февральдә без - Зәй туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре медицина темасына старт биреп,  “Шатлык” социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә “Барысы да мәхәббәттщн башлана” дип аталган кичә уздырдык. Кичәгә тормышы, хезмәт еллары зур хөрмәткә,  мактауга лаеклы, гомерләрен кешеләр сәламәтлеген саклауга багышлаган Гүзәл һәм Тәлгать Сөләймановлар гаиләсе чакырылды, - ди туган як тарихын өйрәнү музееның өлкән фәнни хезмәткәре Светлана Долгова.  
Социаль хезмәтләрдән файдаланучылар Гүзәл Ингамовна турында яхшы беләләр, ул үзәктә табиб-терапевт булып хезмәт куя. Бу гүзәл, мөлаем, киң күңелле ханымны яратмыйча мөмкин түгел. Тәлгать Мирзаһитович озак еллар районыбызда травматолог-ортопед булып эшләп, зәйлеләрнең хөрмәтен яулады. Табиб... Әлеге сүздә күпме мәгънә яшеренгән. Ягымлы караш, эчкерсез саф һәм һәрвакыт ярдәмгә килүче күңел. Аларның хезмәтләре белән күпме кешенең гомерләре сакланып калынган, меңәрләнгән кешегә яшәүгә өмет уятканнар һәм бәхетле иткәннәр.
Әлеге гүзәл пар Гашыйклар көне алдыннан кичәбез кунаклары булды. Аларның мәхәббәт тарихы моннан 45 ел элек – 1974 елның 31 декабрендә башлана. Ә 1978 елның 5 ноябрендә алар кияү ягында – Сарман районының Яңа Әхмәт авылында гөрләтеп туй итәләр.
Шул елда Тәлгать Мирзаһитович Зәйгә эшкә килә. Ә Гүзәл Ингамовна бу вакытта соңгы курста укый һәм аннан соң гаилә Зәйдә төпләнеп кала.
Сөләймановлар гаиләсе турында роман язарга була. Әлеге гаиләдә искиткеч өч  ул үсә – Искәндәр, Ирек, Дамир. Аларның икесе әти-әнисе юлыннан киткән: табиб һөнәрен сайлаган. Искәндәрләре – Әлмәттә, ә Дамирлары  Алабугада травматолог-ортопед булып эшли, Ирекләре – геолог. Алар бүген дүрт оныкларына куанып яшиләр. Сөләймановлар балыкка йөрергә, сәяхәт итәргә, гөмбәгә җыярга ярата.
2019 елның апрелендә Казанда Галиәсгар Камал театртында “Исәнмесез!” спектакленең премьерасы булды.  Әлеге спектакль  якташларыбыз – табиблар Сөләймановлар гаиләсе тормышы турында. Аны якташ язучыбыз Аяз Гыйләҗевның улы, драматург Мансур Гыйләҗев язды. 20 февральдә Зәйгә кино төшерү төркеме килеп, әлеге әсәр буенча фильм төшерәчәк.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: