Зәй офыклары

Үзебезнең җирдә үскәне тәмле

Авыл йөзен анда яшәүче эшлекле һәм булдыклы кешеләр билгели. Сармашбаш авылында яшәүче Әсгать Кашапов - әнә шундый тырыш, үҗәтләрнең берсе. Эшсез калдым дип кул кушырып утырмый ул: башта үзмәшгульлек программасына керә, аннан лизинг-грантка теплица отып, яшелчә үстерү буенча эшчәнлеген җәелдерә. Халык помидор үсентеләре алып утыртып йөргәндә, аларның кыярлары үсеп, помидорлары пешеп утыра инде.

Моннан дистә ел элек яшелчәчелек белән шөгыльләнүгә алына ул. Аңа бу хирыслык әтисе Фәттахетдиннән килә. Ул колхоз умартачысы буларак, эш арасында чүнник кырларына яшелчә утыртып, көзен мичкәләп яшелчә тозлый торган була. Нәселдән килгән осталык Әсгатьне грантка француз теплицасы отып, яшелчәчелек белән кыю  шөгыльләнергә китерә. Заманча теплицаны  бәрәңге бакчасына урнаштыргач, уллары белән бергәләп, әлеге корылма белән йорт арасында тагын бер теплица булдыралар. 370 квадрат метр мәйдан биләгән теплицалары технологик таләпләргә җавап бирә: алар җир астыннан җылытылып эшләнелә, газ уздырыла, җылылык торсын өчен эчтән  ике кат пленка белән әйләндереп алына. Кыскасы, теплицалар автомат рәвештә ачыла, үсентеләр автомат рәвештә сулана.  Шулай да корылмаларны газ белән генә җылытып бетерерлек түгел, шуңа да иртә яздан теплицалардагы мичләргә утын да ягалар. Зуррак түмрән озак яна, шуңа утыннарны ярмыйча кулланырга тырышалар.
Быел Кашаповлар помидорның “Биг Биф” сортын  үстерүгә өстенлек биргәннәр.  
-Узган ел помидорның “Президент” сортын үстергән идек.  Соңгы елларда нинди генә гибрид сортлар барлыкка килмәде?! Алар элеккесеннән төрле авыруларга каршы торучанлыгы, салкынга чыдам булулары, югары уңыш бирергә сәләтле булулары белән аерылып тора, - ди Әсгать.
Кыскасы, алар һәр сорт турында хәбәрдар. Кыярның исә “Маша”  сортына өстенлек бирәләр. Хуҗа әйтүенчә, әлеге сорт тәмле, йомшак, ачы түгел икән. Шул рәвешле, Кашаповлар сортларны сынап, тәҗрибә туплый баралар. Хуҗа күп мәгълүматны интернет аша  ала. Киңәш сорап килүчеләр белән бөртекләп җыйган тәҗрибәсе белән теләп уртаклаша. Ничек үсентеләр үстерү, аларны грунтка утырту, аларны ничек тукландырулары, авыруларга каршы профилактик чаралар уздырулары буенча киңәшләре үтемле аның. Яшелчәләрне тукландыруның да үз алымнарын булдырган ул. Ә төп бурыч - экологик чиста продукт җитештерү.  Үсентеләрне органик ашламалар, үзе ясаган төрле ачыткылар белән ашларга тырыша. Яңа өзеп алынган экологик чиста яшелчә үзебезнең сәламәтлек өчен бит. Шактый вакыт юлда килгән үле яшелчәләрнең сыйфаты ничек яхшы булсын инде.  Аннан химик эшкәртү үткән яшелчәләр матур булып кибет киштәләрендә үзенә җәлеп итеп тора. Ничек кенә булмасын, үзебезнең җирдә үскән яшелчәгә җитми инде. Кашаповлар алга таба чәчәк үсентеләре, җиләк үстерергә дә ниятлиләр.
Хуҗа буш вакытларында агачтан әйберләр ясый. Кондызлар кимергән ботакны саплап, агачны уеп  кондыз башы ясап аңа беркеткән. Шулай итеп, ишегалларында  менә дигән композиция килеп чыккан. Ишегаллары иртә яздан кара көзгә кадәр гөл-чәчәктә утыра. Эт оясы да матур, килешле итеп ясалган. Йорт, каралты-курасын уллары белән үзе төзегән, таш йорт һәм коймалары дымлы заманча алым технологиясе буенча декоратив штукатурланган.
- Әсгать чаралар уздыруга матди булышлык итә, чишмә төзекләндерүдә, аны карап торуда  өлеше зур, чишмә биләмәсенә менә дигән кечкенә өй дә ясап урнаштырды, - ди җирлек башлыгы Рәсим Фәсхетдинов.  
Җәен күрше-тирә авыллар һәм шәһәр халкы яшелчәне килеп алса, көзен Кашаповлар ярминкәгә сату белән йөриләр.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: