Зәй офыклары

Зәебезнең йөзен билгеләүче шәхес

Районкүләм авыл хуҗалыгы тармагында булган барлык реформаларны башкаруда катнашкан җитәкче, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Азат Әхмәтбай улы Хәйруллин 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Авыл хуҗалыгында революцион борылышлар узган гасырның туксанынчы еллары азагына туры килә. Нәкъ менә шушы елларда Чапаев исемен йөрткән колхозга (иң артта сөйрәлгән) Азат Әхмәтбай улы Хәйруллинны рәис итеп  билгелиләр. Ашлык сугу чамадан тыш сүлпән, туңга сөрү өчен техника ремонтланмаган, малларны кышкы чорга урнаштыру өчен бер эш тә башкарылмаган, техниканы ягулык белән тәэмин итү проб-лемалары кебек көндәлек эшләр бар авырлыгы белән яшь җитәкче иңенә төшә. Аның өстенә терлек абзарларының тирә-юне, остаханә территориясе, авылга керү юлына якын буш мәйдан иске техника, шәхси хуҗалыктан чыгарылган чүп-чарга күмелгән. Бу күренеш барлык җитештерү юнәлешендә булган кимчелекләргә ниндидер шом өсти.
Инде бишенче дистәсен вак-лаган, ләкин моңа кадәр хезмәт юлын мәктәпкә, спортка багышлаган җитәкче киләчәк уңышларны беренче чиратта кешеләрнең иртәгесенә өметләрен уятуда, аларның эш урынында тәртип булдыруда күрә.
Гаиләсе шәһәрдә яшәсә дә, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында җитәкчене хуҗалык биләмәсендә очратырга мөмкин иде. Ул көннәрдә авылда эшсез йөргән яшьләрне очратып, алар белән сөйләшкәннән соң күбесе эшкә кушылалар, ә кайберләре авылдан китеп эшкә урнашырга мәҗбүр булалар. Булган мөмкинлекләрне җигеп, үстерелгән уңыш җыеп алына, туңга сөрү вакытында тәмамлана, шактый мәйданда көзге культуралар чәчелә һәм иң җаваплы эш –терлекләр бары да кирәк кадәр ремонтланган абзарларга кышлату өчен күчерелә.
Эшче-хезмәткәрләр белән шәхси эшләү, аларның көндәлек социаль-көнкүреш шартларын кайгырту, авыл тормышын мәдәни, спорт чараларына бәйләү дә алгы планга куела.
Азат Әхмәтбаевичның киләчәк уңышлары, күргәнебезчә, авылда яшәгән һәр аерым категориядәге халык белән тәрбияви чаралар алып баруда. Шуңа бәйле рәвештә  хезмәтенең икенче елыннан башлап хуҗалык ышанмаслык дәрәҗәдә үсеш ала.
Әлеге материалны әзерләгәндә, 2003 елның башында “Зәй офыклары”ның бер полосалык язмасында түбәндәге юлларга тап булдык: “Сармаш” кооперативының 3 мең гектар сөрүлек җире бар. Узган ел шуның 1477 гектарында сабан культуралары чәчелде, аларның уңышы гектарыннан уртача 35,2 центнер тәшкил итте. Көзге культураларның һәр гектары 45,8 центнер уңыш бирде. Сармашлылар барлыгы 67666 центнер икмәк җыеп алды, уңыш – гектарыннан уртача 37 центнер”. Ул ел нәтиҗәләре буенча районда уңышның 30 центнердан аз гына югары булуын истә тотканда, бу – зур күрсәткеч.
Азат Хәйруллин җитәкче булган дәвердә социаль мәсьәләләрне хәл итү өчен авыр еллар булуына карамастан, барлык хуҗалык биләмәләрендә идеаль тәртип булдырылды. Авылга керү юлының төньяк мәйданында агачлар утыртылып, спорт мәйданына әверелде (соңгы елларда бу урында Сабантуйлар уза), урамга таш түшәлде, элекке нигезендә мәчет төзелде, мәдәният йорты сафка басты. Югары Мәлемнән авылга кадәр зур чыгымнар таләп иткән асфальт юл салынды, суүткәргеч системасы тулысынча ремонтланды.
Азат Әхмәтбаевичның хезмәт юлы ике өлештән – спорт һәм авыл хуҗалыгы тармагын үстерүдәге гамәлләреннән тора. Кечкенәдән физик культураны үз итеп, тормыш сукмагын аның белән бәйли: шул юнәлештә белем алгач, беренче елларда укытучы-тренер, алга таба районкүләм масштабтагы эшләргә алына. Ул елларда уннан артык спорт остасы әзерләде, шәкертләре Татарстанда гына түгел, СССРда җиңү яулап, Зәйне илгә таныттылар. Ирешелгән уңышлары өчен аңа “Татарстанның атказанган тренеры” исеме бирелде.
Чапаев исемендәге колхоз, җитештерү кооперативы, “Восток” агрофирмасының “Сармаш” бүлекчәсен җитәкләгән елларда шикәр чөгендере, арпа уңышы буенча хуҗалык районда алдынгылар рәтенә чыкты. Нәтиҗәле хезмәте өчен Азат Хәйруллин “Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә дә лаек булды. Шулай      итеп, хезмәт юлының һәр икесендә дә зур дәрәҗәләр яулады.
Танылган дустыбыз – Азат Әхмәтбай улы Хәйруллинга гаилә шатлыгы, сәламәтлек теләп, физкультура-спортка бәйле җәмәгать эшләрендә катнашып, үзенең бай тәҗрибәсен спортчыларга, бигрәк тә спортта тәүге адымнарын ясаучы яшьләргә эстафета таягы төсендә тапшырыр дигән өметтә калабыз.
Максим Васильев, Татарстанның  атказанган спорт остасы.
Раиф Сәхабетдинов, көрәш төреннән спорт остасы.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: