Зәй офыклары

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

“Зәй офыклары” газетасы иҗат төркеме, илдә, республикада, райондагы катлаулы эпидемиологик хәлне күз уңында тотып, “Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!” проектын тәкъдим итә.

Проект кысаларында көндәлек эпидситуация, саклану чаралары турында, медицина хезмәткәрләре эшчәнлеге, сезнең фикерләрегез дә чагылдырыла.

Эпидемиологик вазгыять саклануны таләп итә.
Бөтен кешелекне куркуга салган COVID-19ның таралу, йогу куркынычы сезонлы респиратор вируслы инфекция баш калкыткан чорда аеруча кискенләшә.

Белгечләр билгеләп үтүенчә, салкын тидереп организмы хәлсезләнеп китүчеләргә мәкерле инфекциянең ябышу ихтималы зуррак. Шуңа да, җәмәгать урыннарында, кеше күп җыела торган җирләрдә маска, перчатка кию, кулларны, битне даими төстә юу, антисептик препаратлар белән кулларны, эш урыннарын эшкәртеп тору бик мөһим.
Зәй үзәк дәваханәсеннән алынган мәгълүмат буенча, районда соңгы вакытта кискен респиратор вируслы инфекция белән авыручылар саны - 526 кеше. Баш табиб Айдар Фатыйхов белдерүенчә, бу сан атна саен артуга бара. Шунысы да бар, авыру кискенләшү сәбәпле үпкә ялкынсынуына китергән очраклар да артканнан-арта. Авыручыларның күпчелеге - өлкән кешеләр, балалар арасында салкын тидерүчеләр хәзер кимүгә бара.
- Иң мөһиме төрле инфекцияләрне йоктырудан саклану, маска-перчатка режимы, битлекләрне ике сәгать саен алыштырып торырга кирәк. Һәм инде авырып киткәнче гриппка каршы вакцинация ясату. Бу көннәрдә безгә 2 мең доза вакцина кайтты. Ул балаларга һәм йөкле хатыннарга ясалачак, шулай ук хәрби хезмәткә чакырылучы егетләргә дә прививкалар ясыйбыз, - ди баш табиб.
Райондагы эпидемиологик хәлне контрольдә тоту оператив штабы хәбәр итүенчә, пандемия башланганнан бирле районда COVID-19 диагнозы куелучылар 20 кеше булды. Шуның өчесе - соңгы атнада ачыкланган очрак. Хәзерге вакытта эпидемиологик хәлнең катлаулы булуын исәпкә алып, районда массакүләм чараларны үткәрүдән тыелып тору карар ителде.
Коронавирустан саклану өчен белгечләр берничә гади кагыйдәне үтәргә куша - менә алар:
кулларны сабынлап еш юыгыз, андый мөмкинлек булмаса, дезинфекцияләүче чаралар белән эшкәртегез;
кеше күп җыелган урыннарда булмагыз, кибеткә баруларны, җәмәгать транспортында йөрүләрне киметегез;
юылмаган куллар белән күзләргә, борынга, авызга тимәгез; төчкергәндә, ютәлләгәндә салфеткалар кулланыгыз һәм аларны шунда ук ташлагыз;
югары температурада пешерелмәгән ит, балык продуктларын кулланмагыз;
йәламәт тормыш рәвеше алып барыгыз;
Йокыгыз туйсын. Аксым, витамин һәм минералларга бай ризыклар кулланыгыз. Физкультура белән шөгыльләнегез.

Сез нинди саклану чаралары күрәсез? Фикерләрегезне языгыз. 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: