Зәй офыклары

Үзенә тартып тора

«Сез иң гүзәл кеше икәнсез” рубрикасында – Кадер “Кояшкай” бакчасы тәрбиячесе Гөлназ Закирова.

Гөлназ Фоат  кызы Закирова Башкортстанда туып үссә дә, язмыш аны Зәй төбәгенә китерә. Өйдә ике баласына яраткан әни булса, “Кояшкай” бакчасында ул - алыштыргысыз, кирәкле белгеч.

  • Тәрбиячебез үзе дә кояштан ким түгел, йөзе һәрвакыт балкып, нур чәчеп, үзенә тартып тора, - ди аның турында әти-әниләр.

Эштәге көндәлек мәшәкатьләрдән тыш, Гөлназ Фоатовна бәйрәмнәр оештырырга, төрле чараларда актив катнашырга да һәвәс. Җирлектә узучы ачык чыгышлардан да читтә калмый ул.

Педагог үз эшен күңелен биреп башкара. Зур тәрбияви әһәмияткә   ия булган халык педагогикасы, милли мәдәнияткә таянып эшли ул. Кечкенәдән сабыйларда туган якка, туган телгә, милли сәнгатькә мәхәббәт тәрбияли.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: