Зәй офыклары

Үзенчәлекле күргәзмә кунаклар игътибарын җәлеп итте

Зәй районында узган “Уңыш бәйрәме”ндә ел саен нинди дә булса үзгә күргәзмә оештырыла.

Быел техник культуралар, бөртеклеләрдән генә торган басу-кырлар, анда хезмәт куючы техникалардан торт-күргәзмә оештырылды. Әлеге үзенчәлекле күргәзмә кунаклар игътибарын  аеруча җәлеп итте.  Аны үзмәшгуль  кондитер Гүзәл Хәсбәтуллина ясаган. Гүзәл әйтүенчә,  әлеге үзенчәлекле торт 86 килограмм авырлыкта икән. Аны ясау өчен биш көн вакыт кирәк булган. Өлешләп ясалган күргәзмә макетларын оста “Уңыш бәйрәме” көнне иртәнге сәгать өчтән килеп җыйды. Биниһая эчтәлекле һәм  игътибарны җәлеп итәрлек баллы сәнгать әсәре булды ул. Аның кырыннан хуш исләр килеп, һәркемне ымсындырып үзенә тартып торды. Башкала кунаклары Зәйнең һәрнәрсәдән оста булуларына тагын бер кат  инанып китте.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: