Зәй офыклары

Үзенчәлекле музей

Тукай районында узган “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы утырышында катнашучыларга әлеге районның Иштирәк авылында яшәүче Вагыйзь Сайфуллин булдырган үзенчәлекле музейга сәфәр оештырдылар. Иштирәк - Зәй районы чигендә урнашкан, Бигеш авылы белән янәшә торган авылларның берсе.

Вагыйзь -  һөнәре буенча табиб,  Түбән Кама шәhәрендә яши.  Ул рәсем ясарга һәвәс.  Моңа өстәп, дустыннан аңа элекке заманда кулланылган, бүгенге көндә онытылып барган көнкүреш әйберләрен җыю  белән мавыгу да  йоккан. Башта ул дустына бу мавыгуы буенча булышлык иткән, тора бара үзе дә аларны туплый башлаган.  Тарихи әйберләрне ул танышлары, дуслары, күршеләреннән җыя. Әкренләп бу мавыгуы хоббига әйләнгән.
Вагыйзь Сайфуллинның Иштирәктәге йорты капка төбеннән өйгә, лапаска кадәр  экспонатлар белән тулган. Йортның верандасында  китап-лар, энциклопедияләр  урын алган, ул аларны чүплектән дә табып алып кайттым, ди. Замана технологияләре хәзер китап-басмаларны кысрыклап,  кадерсез иткән чор шул.  Аларны күрше-тирә шәһәрләрдән китереп бирүчеләр дә бар икән. Верандада шулай ук  самавырларның ниндиләре генә юк!  Ә бит заманында әлеге җиз самавырлардан кемнәрдер гаиләләре белән чәй эчкән.  Кем белә, бәлки, алардан ханнар чәй эчкәндер...
Иң гаҗәпләндергәне, йорт капкасын ачып керүгә,  һәркемне Владимир Ленин, Иосиф Сталин, Никита Хрущев, Леонид Брежнев, Михаил Горбачев, Борис Ельцин фотосурәтләре буе белән каршы ала. Әйтерсең, син парадта узып барасың...
Ишегалды буйлап  «Иж», «Урал», «Минск» мотоцикллары, «Москвич», «Запорожец» машиналары тезелеп киткән, аларга инде утырып урам әйләнү теләге туа. Йорт эче исә кереп чыккысыз экспонатлар белән тулган. Чабата кадәр йозаклар,  тегү машиналары, герле-күкеле сәгатьләр, үтүкләр, чүлмәкләр, Болгар заманыннан калган үлчәүләр, картиналар, дисеңме... Өстәлдәге  басма матбугатның исә иге-чиге юк. Алар кайларда нинди елларда гына дөнья күрмәгән!
-Бигеш тарихы  турында әлеге авылдан булган, хәзерге көндә Чаллыда яшәүче Розалия Рәхмәтуллинаның  бер китабы саклана миндә, – ди музей хуҗасы Вагыйзь Сайфуллин.
Розалия ханым әлеге басманы аңа махсус биргән булган. Мин өстәлдән район басмаларын эзләдем, тик аларны күрү бәхете елмаймады. Башка район, башка төбәкләрдә басылган газета-журналларның ниндиләре генә дә һәм аларда нинди генә мәгълүмат юк!  Газета  - чор елъязмасы, дип юкка әйтмәгәннәр шул.
Аш-су бүлмәсе дә борынгы  тимер вазалар, савыт-сабалар белән тулы, биредә төрле чорларда кулланылган акчалар, тәңкәләр, шамаилләр тезелгән.
Телевизорлар, фотоаппаратлар, телефоннарның ниндиләре генә юк! Элекке патефоннарга кадәр башын күтәреп кукыраеп утыра.  Кыскасы, әлеге музейда булган һәркем элекке чорга әйләнеп кайта, шул чор кешесе була.
Иштирәклеләр әлеге  тарихи мираслы музей белән горурлана.  Яшь буынга әби-бабайлар яшәгән чорны күрсәтү, аларда туган җиргә хөрмәт hәм мәхәббәт тәрбияләү - үзе ватанпәрвәрлек ул.
Алай гына да түгел, музей хуҗасы авыл тарихы турында китап язарга ниятли. Аңа бу эшендә заманында Чыбыклы, Югары Мәлем, Сармашбаш авылларында яшәп киткән, әлеге авылларда балачак һәм яшүсмер еллары узган танылган журналист Илдус Илдарханов та булышырга вәгъдә биргән.  
Аккалфаклылар музейга сок-ланып, аннан тәэсирләнеп кайтты.  

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: