Яңалыклар

Үзеннән соң матур эшләре калды

Агымдагы ел башында зәйлеләр җирле тарихчы, узган ел «Зәй муниципаль районы мактаулы гражданины» исеменә лаек булган Владимир Малаховны соңгы юлга озатты. Кеше китә, ә үзеннән соң матур эш-гамәлләре кала. Владимир Сергеевич - туган як тарихын өйрәнеп, тарихи-мәдәни мирасны барлап, аны халыкка җиткерү өстендә бәһаләп бетергесез зур хезмәт куйган шәхес. Ул - «Зәй энциклопедиясе», «Зәй тарихы буенча очерклар», «Зәй җире ерак һәм якын» китаплары авторы. Район матбугат чаралары, туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре белән элемтәсе ныклы булды аның.

Тумышы белән Владимир Сергеевич Степановка авылыннан. Хәзер бу авыл юк инде. Сугыш чоры баласы буларак, аңа урта белем алу насыйп булмый. Хезмәт юлын колхозда башлый. Аннан аны Магнитогорск шәһәренә эшче яшьләр мәктәбенә (ФЗОга) озаталар. Биредә тимерче һөнәрен үзләштерә. Туган ягы Басарга кайтып, укытучы булып эшли. Башта Минзәлә педагогика училищесын, аннан Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлый. Белемгә булган омтылыш аны һөнәри баскычлардан тиз күтәрә.
Зәй төзелгән данлы еллар... Владимир Сергеевичны 2нче мәктәпкә директорның укыту буенча урынбасары итеп билгелиләр. Ул биредә тарих һәм җәмгыять белемнәрен укыта. Тарихка, үткәнгә булган мәхәббәт, кызыксыну әлеге мәктәптә башлана да инде. Ул укучылар белән бергә туган як тарихы турында материаллар җыя, Татарстан, Советлар Союзы шәһәрләре буйлап экскурсияләргә чыга.
Зәй - тарихи вакыйгаларга бай, ул ГРЭС, шикәр заводы һ.б. сәнәгать, спорт мөмкинлекләре тупланган кала гына түгел, ил күләмендә кыйммәтле бик күп тарихи һәм мәдәни ядкарьләр тупланган шәһәр дә. Владимир Малахов шәһәрнең башлангычы булган Иске Зәй тарихын җентекләп өйрәнә. Бу эшкә ул, билгеле, укучыларын да тарта. Һәм мәктәптә ул елларда туган як тарихын өйрәнү музее булдырыла. Әлеге музей җирле, республика мәгариф органнары тарафыннан киң яклау табып, югары бәя ала. Иске Тәкмәк басуына космик аппарат, Чернушка эте төшкәч, җирле тарихчы Мәскәүдә архивлар аша эзләнү-тикшеренүләр алып бара, бу хакта очерк-лар яза.
Владимир Сергеевич белем өстәвен дәвам итеп, мәктәптә эшләгәндә  Казан энергетика техникумының кичке бүлеген тәмамлый. Әлеге белгечлекне алгач, Оренбург - Зәй газүткәргечендә инженер булып эшли, соңрак автоагрегат заводында профсоюз комитетын җитәкли. Ул заводта эшләү дәверендә дә туган як тарихын өйрәнү, барлау белән шөгыльләнә,  аеруча район тарихы белән кызыксына. Чираттагы ялларын кызганмыйча Казан, Уфа, Мәскәү архивларында уздыра. Ленинград, Оренбург, Чиләбе шәһәрләре архивлары белән хат алыша, «Нижняя Кама» төбәкара туган як җәмгыяте президиумы әгъзасы буларак, Кама аръягы төбәгенең элекке, урта гасыр, яңа һәм иң яңа тарихы буенча еш семинар һәм конференцияләрдә чыгыш ясый.
-Владимир Сергеевич һәрвакыт киңәшләре белән ярдәмгә килде, чараларда теләп катнашты. Музейга ул шәхси архивыннан берничә йөз тарихи документ һәм экспонат тапшырды, -ди туган як тарихын өйрәнү музее директоры Роза Иванова.
Малаховның узган ел 90 яшьлек юбилее да музейда чаралар белән билгеләп үтелде. Район массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары белән дә тыгыз элемтәдә булды ул, бу турыда аның бүләк ителгән имзалы китаплары сөйли.
Владимир Сергее-вич һәрдаим эзләнү-тикшеренү, иҗат эшләре белән шөгыльләнде. Бу эшләр аның җанында, рухында, канында булып, ул аларны табып, халыкка җиткерә торды.     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Үзеннән соң матур эшләре калды
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар