Зәй офыклары

Әзерлек бара

«Зәй шикәре» агрофирмасында язгы чәчүгә әзерлек тулы куәткә бара. Чәчү техникасын ремонтлау, орлык әзерләү эше соңгы этапка керде, ягулык-майлау материаллары туплана, ашламалар әзерләнә. Агрофирмада 17438 гектар чәчү җире исәпләнә. 2869 гектарда көзге культуралар чәчелгән. Шуларның 2357 гектары - көзге бодай, 512се - тритикале. Быел сабан культураларын 7304 гектарда чәчү планлаштырыла....

«Зәй шикәре» агрофирмасында язгы чәчүгә әзерлек тулы куәткә бара. Чәчү техникасын ремонтлау, орлык әзерләү эше соңгы этапка керде, ягулык-майлау материаллары туплана, ашламалар әзерләнә. Агрофирмада 17438 гектар чәчү җире исәпләнә. 2869 гектарда көзге культуралар чәчелгән. Шуларның 2357 гектары - көзге бодай, 512се - тритикале.

Быел сабан культураларын 7304 гектарда чәчү планлаштырыла. Аерым алганда, бодай - 4873, фураж өчен арпа - 2055, борчак - 168, солы 208 гектарда.

Шикәр чөгендере 2792 гектар мәйдан биләячәк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: