Зәй офыклары

Әзерлек эшләре бара

Әлмәт-Чаллы трассасының тимер юл аша чыгу урыны зәйлеләр өчен генә түгел, транспорт белән Зәй аша үтеп йөрүчеләр өчен дә проблемалы мәсьәлә иде. Гомумән алганда, тимер юл күчүе "Мефро уилз Руссия - Зәй заводы" ҖЧШ, "ТатЭК" һәм "Зәй шикәре" акционерлык җәмгыятьләре үсеш перспективалары белән бәйле. Проблема хәл ителгәндә, заводка шикәр чөгендере...

Әлмәт-Чаллы трассасының тимер юл аша чыгу урыны зәйлеләр өчен генә түгел, транспорт белән Зәй аша үтеп йөрүчеләр өчен дә проблемалы мәсьәлә иде. Гомумән алганда, тимер юл күчүе "Мефро уилз Руссия - Зәй заводы" ҖЧШ, "ТатЭК" һәм "Зәй шикәре" акционерлык җәмгыятьләре үсеш перспективалары белән бәйле. Проблема хәл ителгәндә, заводка шикәр чөгендере ташу географиясе, болар белән бәйле рәвештә йөк ташу да күпкә арта. Болар барысы тимер юл кичүен яңача эшләү бурычын куйды. Аның проекты эшләнде, проект буенча эш мөмкин булганча оптимальләштерелде яки 30 процентка кадәр киметелеп, аның генераль подрядчысы билгеләнде. Шул рәвешле, проектны тормышка ашыру эше башланды.

Бу көннәрдә әлеге җәһәттән Икмәк кабул итү предприятиясе бистәсендә барган эшләргә игътибар итмичә мөмкин түгел. Зәйдә зур төзелешкә әзерлек эшләре бара, транспорт чараларына әйләнеп узу юллары булдырыла. Тимер юл кичүен үзгәртү 759 миллион сумга төшәчәк.

Бу көннәрдә Икмәк кабул итү предприятие-се бистәсендә тимер юл кичүен салу өчен төзелешкә комачаулаган җир асты һәм җир өсте коммуникацияләре (суүткәргеч торбалар, элемтә һәм электр чыбыклары) күчерелә, Икмәк кабул итү предприятиесе һәм Нефть базасына керү юлы салына. Боларга параллель рәвештә "Татнефтедор" автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалы юлчылары "Автодорстрой" ягулык салу станциясеннән ЮХИДИ бинасы тирәсенә кадәр юлны ремонтлый. Әлеге эшләр барышына табигать тә хәерхаһлы: көннәр суытканчы, коммуникацияләрне күчерү, юл төзекләндерү бурычы тора. Бу эшләр октябрь ае башына тәмамланыр дип көтелә.

- Тимер юл кичүен ясауга ныклап керешелгәч, Икмәк кабул итү предприятиесе бистәсендәге тимер юл аша чыгу урыны ябылып, транспорт Мирный бистәсе һәм ЖБК борылышындагы переездлардан йөри башлаячак, - ди башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Азат Бариев.

Эш ныклы контрольдә: ЮХИДИ бинасы янәшәсендәге будкада әлеге зур эш өчен махсус штаб эшли, биредә һәр атнаның пәнҗешәмбесендә район җитәкчесе Разиф Кәримов белән заказчы оешма җитәкчеләре очрашып, эшнең графиктан тайпылмыйча алып барылуын контрольдә тота. Шунысы игътибарга лаек, Икмәк кабул итү предприятиесе бистәсендәге кичүгә якын торучы йортлар, участокларга зыян килми, куркынычсызлык, иминлек тәэмин ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: