Зәй офыклары

Үзгәрешләр белгечләргә җаваплылык өсти

Районда терлекчелек һәм игенчелек тармагында үзгәрешләр булды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев әйтүенчә, Зәй агротармагында әлеге үзгәреш көтелгән иде һәм ул агымдагы ел башыннан тормышка ашырылды.

Хәзер игенчелек тармагын алты хуҗалык - «Аксар», «Баграж», «Нива», «Сәвәләй», «Чыбыклы», «Кадер» җитештерү комплекслары тәшкил итә. Әлеге комплексларның үз башлыклары бар. Терлекчелек тармагы исә  «Таң»  һәм «Зәй» җитештерү комплексларыннан гыйбарәт. Шулай итеп,  «Таң»   җитештерү комплексына  «Әхмәт», «Куш-Елга», «Дүрт-Мунча” сөтчелек комплекслары һәм  «Кадер», «Кәрәкәс», «Сарсаз-Баграж», «Мәлем», «Бура-Киртә», «Аксар» фермалары керә.  «Зәй» җитештерү комплексына  «Чыбыклы» һәм  «Нива» товарлыклы-сөтчелек комплекслары,  «Сәвәләй» һәм «Шепкә» фермалары,  «Поручик» симертү комплексы карый. Үзгәрешләр белгечләргә җаваплылык өсти. Ул аларга белгечләр турыдан-туры  үз вазифалары белән шөгыльләнү яки терлекчеләр  сөт җитештерү, игенчеләр иген игү белән генә мәшгуль булуны күздә тотып   эшләнде.
       -Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына агымдагы елның беренче кварталына «Таң»  һәм «Зәй» җитештерү комплекслары, тулаем алганда терлекчелек буенча хисап тотты, –ди идарә башлыгы.
      Район хуҗалыкларында агымдагы елның   1 апреленә 17718 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуның  5466сы  - савым сыер.  Беренче кварталда барлыгы   7481 тонна сөт, 805 тонна ит җитештерелгән. Әлеге күрсәткечләр, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 98 процент тәшкил итә.
 
Комплексларга килгәндә, «Зәй» сөт җитештерү  комплексы буенча тәүлеклек тулаем  савым  25,1 тонна, ягъни бер баш сыерга  16,7  килограмм сөт туры килә.
«Таң» сөт җитештерү  комплексы буенча тәүлеклек тулаем  савым  47,6    тонна, ягъни бер баш сыерга  15,3  килограмм сөт туры килә. Район буенча  бу күрсәткеч - 86,5 тонна, бер баш сыерга  15,8 килограмм сөт.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: