Зәй офыклары

Үзгәрешләр кертелде

24 ноябрьдән "РФ Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында" Россия Федерациясе карары үз көченә керде. Анда юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.1.1 пунктына бәйле үзгәрешләр дә бар. Карар нигезендә хәзер транспорт чарасы белән идарә итүчеләрдән, әлеге транспортның хуҗасы янәшәдә булмаган очракта да, ышаныч (доверенность) кәгазе таләп ителми. Ышаныч документы бары тик транспорт...

24 ноябрьдән "РФ Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында" Россия Федерациясе карары үз көченә керде. Анда юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.1.1 пунктына бәйле үзгәрешләр дә бар. Карар нигезендә хәзер транспорт чарасы белән идарә итүчеләрдән, әлеге транспортның хуҗасы янәшәдә булмаган очракта да, ышаныч (доверенность) кәгазе таләп ителми. Ышаныч документы бары тик транспорт чарасына хуҗасыннан башка техник карау үткәргәндә, транспортны теркәү барышында яки штраф стоянкадан алганда гына кирәк. Моннан тыш, карар һәртөрле транспорт чарасына дәүләт теркәве узу вакытын 5 тәүлектән 10 тәүлеккә кадәр озайта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: