Зәй офыклары

Журналистлар – шикәр заводында

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне алдыннан ел саен “Агрокөч” холдингы журналистлар өчен холдинг составындагы берәр предприятиегә пресс-тур оештыра. Бүген шундый чара “Зәй шикәре” АҖендә узды.

Журналистлар эшне “Восток” агрофирмасы “Баграж” бүлекчәсенең шикәр чөгендере басуыннан башлады. Биредә “Агрокөч” АҖ генераль директорының үсемлекчелек буенча урынбасары Булат Шакиров быелгы чөгендер уңышы, аны алу барышы, яхшы нәтиҗәләргә ирешүнең серләре турында мәгълүмат бирде.
“Зәй шикәре” АҖендә журналистларны  “Агрокөч” АҖ генераль директорының  “Зәй шикәре” АҖ мәсьәләләре буенча урынбасары Антон Трошин озатып йөрде. Ул чөгендернең кагат кырларына китерелгәннән алып шикәр комы булып чыкканга кадәрге юлын күрсәтеп, аңлатма биреп барды. Очрашуда ул предприятиедәге үзгәрешләр, яңа технологияләр куллану, шул исәптән экологик проблемаларны хәл итүгә юнәлдерелгән чаралар турында сөйләде.
Шунысы мөһим, “Зәй шикәре” АҖ 2019-2020 шикәр кайнату сезонында беренче мәртәбә “Экстра” сыйфатлы шикәр эшләп чыгарды.
-Әлеге иң югары сыйфат категориясе- продукттагы сахарозаның микъдары 99,8 процент, ә оптик тыгызлыгының төсләр берәмлекләре 45ICUМSAдан артмый  дигән сүз. Шикәр кайнату сезоны башланганнан  бирле предприятие 30 мең тонна продукция эшләп чыгарды, шуның 26 мең тоннасы – “Экстра” сыйфатлы, -диде Антон Трошин.
Яңа сезонда югары сыйфатлы продукцияне Россия ваклап сату челтәреннән тыш,  Казахстан да кабул итәчәк.
Шунысын да әйтик, яңа шикәр кайнату сезоны башланыр алдыннан “Зәй шикәре”АҖ производствоны модернизацияләү планы  буенча берничә бурычны гамәлгә ашырды. Аерым алганда, октябрь урталарында экологик проектны тормышка ашыру башлана. Ул – юылдык суларның калдыкларын судан өстәмә чистартуга станцияне тестлаштыру. Әлеге инновацион мәйданчык чөгендерне транспортировкалау һәм юдырудан калган  туфрак-пычракны судан  арындыру мөмкинлеге бирәчәк.
-Сынаулар вакытында махсус урынга җыелган суны җир һәм суны аерым сепаратлаштыра торган җиһаз аша чыгарачаклар.
2018 елда зоводта модернизация кысаларында актив вентиляцияләү мәйданнары төзекләндерелде, казаннар һәм казаннар белән бәйле җиһазларның  автоматикалары, чөгендер түбе прессы алмаштырылды. Бүгенге көндә производствода кулланылучы су ябык контурда циркуляция ясый, ул суытылып, яңадан производствода кулланыла, ягъни тирә як мохитка су аз гына күләмдә дә эләкми.
Предприятиедә “ToyotaEngineeringCorporation” принциплары буенча  сакчыл производство программасы гамәлдә. “Зәй шикәре” - Россиядә “ТЕС”ның бронза дәрәҗәсен алган бердәнбер азык- төлек сәнәгате предприятиесе. Ә бу дөнья корпорацияләре дәрәҗәсендә эшләү дигән сүз.
2019 елда Зәй шикәр заводы, 1,2 миллион тонна шикәр чөгендере эшкәртүне, 162 мең тоннадан артык шикәр комы, 50 мең тонна гранулаштырылган чөгендер түбе, 38 мең тонна чөгендер мелассасы эшләп чыгаруны бурыч итеп куя.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: