Зәй офыклары

Үзизоляция режимын бозган өчен штрафка тартылганнар

2020 елның 3 апреленә Зәй муниципаль районы территориясендә РФ Административ кодексның 6.3 маддәсе 2нче өлеше - “Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү өлкәсендәге законнарны бозу" буенча 3 административ беркетмә төзелгән.

Шәһәр һәм район юлларында 3 машина йөртүче тоткарланган, алар документларны тикшергән вакытта хәрәкәт итү мөмкинлеге бирә торган электрон махсус пропуск күрсәтмәгән, шулай ук эш бирүчедән билгеләнгән үрнәктәге белешмә алмаган. Әлеге гражданнарга арата  административ материаллар төзелгән, алар шәһәр судына җибәрелгән. Суд аларны үзизоляция режимын бозган өчен 15 мең сум күләмендә административ штрафка тарткан, дип хәбәр итә муниципаль район сайты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: