Зәй офыклары

Үзәк китапханәдә парламент сәгате үтте

Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханә коллективы шәһәрнең төрле яшьтәге һәм төрле катлам кешеләре белән эшләү алымнарын киң куллана.

Бүген биредә политехник колледжның беренче курс студентлары катнашында “Демократия юлы буйлап” дип аталган парламент сәгате узды. Студентлар белән очрашуга шәһәр Советы депутаты, 4нче мәктәп директоры Альбина Ларина килде.
Башта студентларга китапханә буенча экскурсия оештырылды. Алар биредәге төрле тематик күргәзмәләр белән таныштылар. Студентларның шактые китапханәне капиталь төзекләндерүдән соң күргәннәре дә булмаган. Биредәге зәвыклыкка исләре китте аларның. Китапханәче Зөлфия Гыйльманова студентларга тематик күргәзмәләрдә урын алган күренекле якташларыбыз турында сөйләде.
Альбина Ларина исә студентларга халык демократиясе, төрле дәрәҗә парламентлар, депутатлар сайлау, депутатлар эшчәнлеге турында тулы дәрес үткәрде. Очрашуда катнашучылар аның чыгышыннан канәгать калды. Әлбәттә, ул студентлар сорауларына теләп  җавап бирде.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: