Зәй офыклары

Үзәк мәйдан зәйлеләр яратып йөри торган урын булачак

Җәй-көз - төзекләндерү өчен уңайлы чор. Шәһәребезнең үзәк мәйданында алып барылучы масштаблы эшләр дәвам итә. “Энергетик” Мәдәният сарае алды чып-чын төзелеш мәйданын хәтерләтә.

Зәй  Бөтенроссия “Кече шәһәрләр” конкурсында (уңайлы шәһәр тирәлеге булдыру категориясендә) җиңү яулап,  үзәк мәйданны үзгәртү проекты эскизын “Архитекторлар десанты” тәкъдим итте. “Мәктәп тавы” проектын да алар ясаган иде. Ә төзелеш эшен исә биредә “Стройсервис” ширкәте төзүчеләре алып бара.

Быел мәйданга брусчатка җәю эше каралды. Биредә шулай ук фонтан эшләнәчәк, аның урыны ясап куелган инде. Ул мәйдан уртасында төсле музыкаль фонтан булыр дип көтелә. Шулай ук мәйданны яктырту системасы эшләнәчәк.

Төзүчеләр демонтаж эшләре, коммуникацияләрне алыштыру буенча эш алып  барды, биләмәгә бетон җәеп, бордюрлар урнаштырды, хәзер исә  5500 метр мәйданда төсле брусчаткалар җәю белән мәшгульләр. Аның өчен брусчаткалар махсус Мәскәүдән кайтартыла.  Аннан утыргычлар, чүп савытлары, заманча яктырткычлар урнаштырылачак.

- Мәйдан үзәгендә урын алачак фонтан Татарстанда тиңе булмаган  төсле музыкаль фонтан булыр дип көтелә, аның диаметры 17 метр булачак. Шулай ук мәйданны яктырту системасы эшләнәчәк. Биләмә яшелләндерелеп,  анда кече архитектура элементлары урнаштырылачак, - ди башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов.

  Шунысы игътибарга лаек, Ленин һәйкәле исә үз урынында калачак. Район җитәкчелеге аны элекке урынында калдыруны карар итте.

  • Әлеге һәйкәл – үткәнебез, тарих ул. Проект ясаучылар аны күз уңында тотып ясадылар, -ди Илнар Хафизов.

Биредә эшне ел ахырына тәмамлау бурычы тора. Киләсе елда исә “Энергетик” Мәдәният сарае артында сквер булдырылачак. Ул   “Иҗтимагый киңлекләрне үстерү“ программасы нигезендә республика хисабына ясалачак. Илнар Хафизов әйтүенчә, бу эшкә быелдан керешелгән  инде.

Шулай итеп, шәһәребезнең үзәге танымаслык булып үзгәрә.   Якын киләчәктә шәһәр үзәгендәге бу территория балалар өчен дә,  яшьләрбез, өлкәннәр өчен дә заманча шартлар тудырылган үзгә ял урынына әйләнәчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: