Зәй офыклары

Үзәк сайлау комиссиясе Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүгә әзерлекне яңадан башлады

Тавыш бирүнең яңа датасы 24 июнь дип планлаштырыла.

Россиядә Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча гомумроссия тавыш бирү үткәрүгә әзерлек яңадан башланды. Тиешле карарны РФ Үзәк сайлау комиссиясе бастырып чыгарды.
Карар РФ Конституциясенә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча гомумроссия тавыш бирүгә  әзерлек һәм аны уздыру буенча гамәлләрне яңадан торгызуга әзерлек чараларын тәэмин итү максатларында кабул ителә, диелә Үзәк сайлау комиссиясе сайтында.
Документ нигезендә, сайлау комиссияләре янә товарлар белән тәэмин итүгә, эшләр башкаруга, хезмәтләр күрсәтүгә, шулай ук сайлау комиссияләре әгъзаларына өстәмә хезмәт хакы түләү буенча бюджет йөкләмәләре кабул итә ала. Шулай ук РФ Тышкы эшләр һәм РФ Оборона министрлыклары Россия территориясеннән читтә урнашкан участок сайлау комиссияләрен финанслауны яңартачак.
Илнең төп законына төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирү башта 22 апрельгә билгеләнгән иде, әмма коронавирус пандемиясе аркасында ул соңрак вакытка күчерелде. Тавыш бирүнең яңа датасы 24 июнь дип планлаштырыла.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: