Яңалыклар

Үзәк сокландырды

Күптән түгел Зәйнең “Шатлык” социаль ярдәм үзәгендә ял итеп, сихәтләндерү процедуралары алып кайттым.

Күп шифаханәләрдә булганым булды, әмма биредәге заманча бүлмәләр, сихәтләндерү процедураларының бүгенге көнгә туры килүе, андагы чисталык, тәртип, персоналлар сокландырды. Үзәк җитәкчелеге, анда хезмәт күрсәтүчеләр, техник персоналлар  безне җылы каршы алды. Аларның һәрберсе үз эшенең остасы, ягымлы, мөлаем  булулары белән үзләренә тартып тора. Биредә эшләүчеләр социаль һәм медицина хезмәте күрсәтү, социаль-тернәкләндерү чаралары үткәрүдә өлге итеп алырлык. Без ял итүчеләргә тиешле социаль һәм медицина хезмәте күрсәткән табиб, шәфкать туташлары, безне күңелле ял иттергән социаль хезмәткәрләргә, тәмле итеп аш-су әзерләгән пешекчеләр, чисталык һәм тәртипне тәэмин итүчеләргә рәхмәтлебез.  Аннан алган тәэсирләр белән яшибез, тагын биредә ял итәргә язсын.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Үзәк сокландырды
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар